“Функциональные программируемые материалы фотоники для биомедских и инфокомнных применений” фәнни-тикшеренү лабораториясе

Лабораториянең бурычлары:

  • Биомедицинада куллану өчен, фторид материаллар (наноструктуралы һәм композит) синтезы өлкәсендә тикшеренүләр;
  • Шәхси медицинага караган дәвалау җиһазлары өчен спектрның ультрашәмәхә диапазонының яңа лазер системаларын уйлап табу;
  • Органик һәм органик булмаган материалларның күзәнәк һәм аның органеллалары белән тәэсир итешүен термодинамик аспектта тикшерү.

Эш өч юнәлештә алып барылачак:

– Фотодинамик дәвалау өчен материаллар, тире авыруларын (шул исәптән псориаз һәм витилиго) дәвалау өчен җиһазлар ясау.

  • “Күзәнәк/күзәнәк янындагы тирәлек/дару нанопрепаратлары” интерфейсының термодинамик аспектларын тикшерү һәм даруларны кирәкле урынга тапшыру методларын уйлап табу.
  • Нанокисәкчекләрнең физик һәм биологик тәэсир итешү механизмнарын тикшерү.