“Биоактивные полимеры и пептиды” фәнни-тикшеренү лабораториясе

“Биоактивные полимеры и пептиды” фәнни-тикшеренү лабораториясе КФУның «Биомедицина и фармацевтика» өстенлекле юнәлеше кысаларында дисциплинаара тикшерүләр үткәрә.

Лабораториянең төп фәни юнәлешләре:

  • Даруларны китереп бирү системасы;
  • Синтетик һәм табигый биоактив пептидлар;
  • Медицинада кулланыла торган материаллар.

Лаборатория хезмәткәрләре чит ил университетлары һәм Россиянең алдынгы медицина үзәкләре белән берлектә фундаменталь һәм гамәли проектларны тормышка ашыралар. Лабораториянең төп партнерлары: Брайтон Университеты (Бөекбритания), Будапештның технология һәм икътисад университеты (Венгрия), Республика клиник хастаханәсе (Казан), А.В. Вишневский исемендәге хирургия институты (Мәскәү). Проектлар КФУ катнашында оештырылган кече инновацион оешма «Биомедтех КФУ» ААҖ белән хезмәттәшлектә тормышка ашырыла.