“Әйләнә-тирә мохит мәгълүматларының анализы” фәнни-тикшеренү лабораториясе

Углеводородларның табылу урыннарын эксплуатацияләү һәм эшкәртү барышында алынган геофизик күрсәткечләр анализы нефть катламнарын билгеләү, нефть коэффициентын, нефть табылу процесслары белән идарә итү мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итә.

Мәсьәләнең үзенчәлеге – эксперименталь юл белән алынган төрле структуралы күрсәткечләрнең күпсанлы массивлары белән эш итү.

Анализның катлаулылыгы берничә факторга бәйле: скважиналарның төрле тирәлектә таралышын исәпкә алып өйрәнелгән урынчалык буенча сан һәм сыйфат мәгълүматларының күп булуы; һәр скважинаның контроль-үлчәү аппаратлары ярдәмендә алынган күрсәткечләренең зур масштаблы һәм еш алмашынучан булуы.

Лабораториядә табылу урыннарының эшкәртелеш һәм эксплуатация процессларын прогнозлау һәм модельләштерү, скважиналарның геофизик тикшерү барышында алынган күрсәткечләрен классификацияләү методларын гамәлгә кертү һәм эшкәртү мәсьәләре хәл ителә. Әлеге күрсәткечләр ясалма нейрон челтәре һәм эволюцион программалаштыру кулланылышына нигезләнә. Эшләнелгән алым һәм кушымталар дискриптив анализ, корреляцион һәм регрессион анализ, факторлы анализ һ.б.ш. углеводородларның табылу урынын эксплуатацияләү барышында карар кабул итәргә ярдәм итә торган система төзелешен машина юлы белән өйрәнүгә нигезләнә.