“Микробные биотехнологии” фәнни-тикшеренү лабораториясе

Лабораториядә биология һәм медицина өлкәсенә караган фундаменталь һәм гамәли мәсьәләләрне чишүгә юнәлтелгән берничә фәнни проект тормышка ашырыла. Без Salmonella белән Serratia энтеробактерияләренең барлыкка килүе, үсеше һәм антибиотикларга каршы торучынлыгын тикшерәбез. Лаборатория кеше һәм үсемлек күзәнәкләре гомеостазының генетик нигезләрен өйрәнә. Гомеостаз күзәнәкләр картаюның тизлегенә, яман шеш һәм башка авырулар килеп чыгуга бирешүчәнлек, шулай ук стресска каршы торучынлыкка тәэсир итә.

Лабораторияне оештыручы һәм фәнни җитәкчесе –  ФМһБИ профессоры, биология фәннәре докторы М.Р.Шәрипова.

Лаборатория эшчәнлегенең юнәлешләре:

  • Картаю биологиясе
  • Биореакторлар
  • Геннар инженериясе
  • Молекуляр генетика
  • Геномика һәм геноинформатика
  • Микроорганизмнар физиологиясе һәм биохимиясе

Микроблы биотехнология