“Кокрейн Россия” дәлилле медицина үзәге

Кокрейн нишли?

Кокрейн Хезмәттәшлеге сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү яхшырак (дөресрәк) булсын өчен кирәк.

Соңгы 20 ел эчендә Кокрейн Хезмәттәшлеге сәламәтлек саклау өлкәсендә карарлар кабул итү ысулын үзгәртергә ярдәм итте.

Дәвалануга караган мәгълүматлы карарларны кабул итәргә ярдәм итү максатыннан, Кокрейн тикшеренүләрдә урын алган иң яхшы дәлилләрне җыеп ала һәм гомумиләштерә.

Кокрейн кем өчен эшли?

Кокрейн Хезмәттәшлеге, сәламәтлек саклау өлкәсендә карарлар кабул итү өчен, югары сыйфатлы мәгълүматны куллану белән кызыксынган кешеләр өчен эшли. Сез табиб яки шәфкать туташымы, авыру яки опекунмы (караучымы), тикшерүче яки иганәчеме, Кокрейн дәлилләре сезгә сәламәтлек саклау өлкәсенә караган белемнәрегезне камилләштерү һәм карарлар кабул итү өчен куәтле корал тәкъдим итә.

Без кем?

Кокрейн – тикшерүчеләр, белгечләр, авырулар һәм аларны караучылар, сәламәтлеккә караган мәсьәләләр белән кызыксынган кешеләрне тәшкил итүче гаять зур бәйсез берлек.

Кокрейн хезмәттәшлегенең чама белән 130 илдән җыелган 37 000 әгъзасы коммерция иганәчелеге һәм башка бәхәсле мәнфәгатьләрдән азат, ышанычлы һәм аңлаешлы мәгълүматларны эшкәртүдә бергә эшли. Авторларыбызның күбесе ‒ үз өлкәләрендә (медицина, сәламәтлек саклау сәясәте, тикшеренүләр методологиясе яки кулланучылар хокукларын яклау хәрәкәте) дөньякүләм танылган лидерлар. Төркемнәребез бөтен дөньяда билгеле академик һәм медицина учреждениеләрендә урнашкан. Тулырак мәгълүмат алу өчен, безнең белән элемтәгә керегез.

Безнең хезмәт югары сыйфатлы ышанычлы мәгълүматның халыкара алтын стандартлары сыйфатында танылган.

Без бу эшне ничек эшлибез?

Кокрейн авторлары оешма белән Кокрейн төркемнәре (сәламәтлек һәм сәламәтлек саклау темалары буенча оештырылган Кокрейн күзәтү төркемнәре, төрле темалар буенча эшли торган хезмәттәшләр берлеге, системалы күзәтүләр методологиясен уйлап табучы төркемнәр һәм региональ үзәкләр) аша бәйләнгәннәр. (Оешмабызның төзелеше турында күбрәк белегез)

«Cochrane» дип аталган урын яки офис юк. Авторларыбыз һәм төркемнәребез бөтен дөнья буйлап таралган һәм эшләребезнең күп өлеше онлайн режимда башкарыла. Һәр төркем ‒ үзенә күрә “кечкенә оешма”, аның үз акчасы, веб-сайты һәм эше бар. Авторлар кызыксынулары, тәҗрибә һәм/яки географик урнашулары буенча төркем, ә кайвакыт берничә төркем белән элемтәгә керә.

Без коммерциягә корылган яки бәхәсле финанслауны кабул итмибез. Коммерциягә корылмаган һәм финанслар ихтыяҗы белән ирексезләнмәгән килеш иҗтимагый әһәмиятле һәм ышанычлы мәгълүматны кулланылышка кертү безнең өчен мөһим.

Без нигә бу эшне башкарабыз?

Бүген Кокрейн эше 20 ел элек булганга караганда да ныграк кирәк, чөнки сәламәтлекне саклаудагы дәлилләрне куллану мөмкинлеге арта бара, шуның белән бергә катлаулы эчтәлекне дөрес аңламау куркынычы барлыкка килә. Шул вакытта аерым бер кешенең тулы һәм дөрес мәгълүмат алу ихтималы кими. Максатыбыз – мәгълүматлы карарлар кабул итүгә ярдәм йөзеннән аңлаешлы, ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү. Ул бөтен дөньяда сәламәтлекне яхшырту өчен мөһим һәм файдалы.