Атом-төш магнит резонансы фәнни лабораториясе

Дәвалау чараларының пространстводагы төзелеше спектроскопиясен, шулай ук протеин нигезле даруларны, аларның күзәнәк мембранасы модельләре белән үзара тәэсирен атом-төш магнит резонансы методлары белән тикшерү. Күзәтелгән төзелеш үзенчәлекләрен соңыннан гамәлдә куллану.

Органик һәм биоорганик кушылмаларның төрле тирәлектәге химик составын тиңләштерү.

Төрле эреткеч һәм лиотроп сыек кристаллы тирәлектә органик һәм биоорганик кушылмаларның молекула эчендәге хәрәкәтчәнлеген, конформацион үзлекләрен һәм пространстводагы төзелешен өйрәнү.

Химик реакцияләрнең механизмнарын һәм кинетикасын тикшерү.

Каты фазадагы органик һәм биоорганик кушылмаларның төзелешен тикшерү.