“Молекулярные основы патогенеза и терапии опухолевых заболеваний” фәнни-тикшеренү лабораториясе

Фундаменталь тикшеренүләр өлкәсе ‒ шешле авырулар килеп чыгу, үсеше һәм аларны дәвалауның молекуляр нигезләре, аерым алганда биомаркерларны билгеләүгә караган мәсьәләләрне хәл итү, онкологик авыруларны дәвалау юлларын тикшерү. Күзәнәк һәм молекуляр-биология өлкәсенә караган заманча технологияләрне кулланып, проектны тормышка ашыру дәвалаучы табиб-онкологлар белән иң югары дәрәҗәдә үзара хезмәттәшлек итәргә сәләтле кардрлар әзерләүгә һәм шәхси медицинага күчүне гамәлгә кертүгә ярдәм итәчәк.

Шәхси медицина үсеше кысаларында клиника белән шактый тыгыз элемтәдә булган авырулардан ксенографтлар алу һәм аларга һәр яктан характеристика бирү актив кулланыла. Ксенографтлар кебек эксперименталь модельләр заман онкоүзәкләрендә de-facto нормага әйләнеп баралар һәм онкологик авырулар өчен дарулар сайлауда шәхси киңәшләр булдырырга мөкинлек бирәләр.