“Лаборатория биофункциональной химии” фәнни-тикшеренү лабораториясе

2014 елның июнендә КФУда RIKEN һәм КФУ өчен уртак “Лаборатория биофункциональной химии” фәнни-тикшеренү лабораториясе ачыла.

2014 елның 17 июнендә фәнни хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту, Россия һәм Япония өчен уртак яңа КФУ-RIKEN “Лаборатория биофункциональной химии” фәнни-тикшеренү лабораториясе ачу максатыннан, RIKEN (Япония) институты һәм КФУның А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты (Россия) арасында Үзара килешү турындагы меморандумга кул кую тантанасы булды. Тантанада RIKEN институтының Фундаменталь тикшеренүләр кластеры директоры, профессор Кохеи Тамао да катнашты.

Фәнни лаборатория составын КФУның органик химия кафедрасының яшь белгечләре һәм аспирантлары тәшкил итә. Аспирантлар Сайгитбаталова Елена (7.12.2013–30.11.2014) һәм Сибгатуллина Регина (4.04.2016–30.03.2017) RIKEN институтының еллык фәнни-тикшеренүләр стажировкасы программасында катнаштылар, өлкән фәнни хезмәткәр Латыйпова Лилия (30.09.2015–23.12.2015, 05.06.2016 – 05.08.2016) һәм аспирант Чулакова Диләрә (6.02.2017–03.05.2017) RIKEN институтында доктор Танака җитәкчелегендә кыска вакытлы стажировкалар үттеләр.

2016 елның сентябрендә КФУ тарафыннан “Уртак халыкара химия лабораториясеннән яңа дистиплинаара тикшеренүләр этабына” дип аталган өченче RIKEN–КФУ симтозиумы оештырылды. Симпозиумда уртак лабораториянең барлык хезмәткәрләре ике көн дәвамында уртак фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре турында җентекләп фикер алышты.