Трансплантология фәнни белем бирү үзәге

Девиз: трансплантология хезмәтендә трансляцияләү алымы.

Үзәкнең төзелү максаты:

  • Трансплантология өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрүнең нәтиҗәлелеген, КФУның ярышка сәләтлелеген көчәйтү программасының өстенлекле «Биомедицина и фармацевтика» юнәлеше буенча тикшеренүләр үткәрүне тәэмин итү һәм тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен чынбарлыкта куллану.
  • Гамәли тикшеренүләр үткәрү өлкәсе ‒ трансплантологиядә яңа алымнар уйлап табу һәм заманча нәтиҗәле технологияләр үзләштерү. Фәнни белем бирү үзәгенең эшчәнлеге КФУда гомуми инфраструктура базасы, трансплантология һәм репродуктив технологияләр өлкәсендә мәгълүматлар тупланмасы ярдәмендә берләшкән лабораторияләр кластеры булдыруга юнәлтелгән. Проектны тормышка ашыру яңадан тергезү медицинасы өлкәсендәге дөньякүләм нәтиҗәләргә ирешергә һәм медицина өчен югары технологияле кадрлар җитештерүне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.