“Экстремальная биология” фәнни-тикшеренү лабораториясе

Лаборатория Нигериядәге Polypedilum vanderplanki озынборынын өйрәнү белән шөгыльләнә. Ул – үз организмында су булмаган килеш яши ала торган хайваннар дөньясының иң катлаулы төзелешле бер вәкиле.

Бу бөҗәкне өйрәнү космоновтлар очыш вакытында куллана торган барлык әйберләрне – яңартылган азык, биоматериаллар, биообъектлар, үсемлек орлыкларын – сусыз саклау мөмкинлеге бирәчәк. Иң мөһиме шул: электр энергиясен күп сарыф итмәү – галәмдәге очышлар вакытында бәя биреп бетергесез.

Ангидробиоздан (сусыз яшәү мөмкинлегеннән) тыш, лабораториядә тирән йокыга тала ала торган имезүчеләрне – кимерүчеләрнең сонь төркемен тикшерәләр, чөнки медицина, физиология һәм космик биологиядә күпчелек имезүчеләрнең, аерым алганда кешенең дә озак вакытлы хәрәкәтсезлек һәм микрогравитация шартларында скелет мускулларының зәгыйфьләнүе актуаль проблема булып кала.

Лаборатория Республика клиник онкология диспансеры (РКОД) белән берлектә “Татарстан Республикасы халкының ген-онкомаркерларының этноспецифик үзенчәлекләре” темасына тикшеренүләр үткәрә.