“Двигательная нейрореабилитация” фәнни-тикшеренү лабораториясе

Лаборатория эшчәнлеге патологик процесслар үсешенең төп буыннарын, нейроҗәрәхәтнең кискен һәм дәвамлы периодында нәтиҗәле дәвалау осталыгын эзләү, нейрон структураларны активлаштыру алымнарын уйлап табу, каты һәм озакка сузылган җәрәхәтләрне дәвалау өчен, яңа дарулар уйлап табу, аерым алганда, функциональ синаптик бәйләнешләрне торгызу максатыннан арка мие аксоннарын җәрәхәтләнгәннән соң яңадан торгызуны камилләштерүгә юнәлтелгән. Моннан тыш лабораториядә арка миенең нейрон чылбырлары төзелеше, аларны модельләштерү өйрәнелә, электрофизиологик диагностиканың аңа алымнары үсеш ала.