“Палеоантропология һәм палеогенетика” проекты

Лабораториянең төп максаты – кеше, хайваннар һәм микроорганизмнарның борынгы популяциясен экологик, эпидемиологик һәм генетик яктан тикшерү методларын тәшкил иткән комплекслы археобиологик ысул ярдәмендә хронологик вектор буенча борынгы халыкның тормыш эшчәнлеген реконструкцияләү.

Эштә кулланыла торган методлар:

  • антропологик анализ
  • палеомикробиологик анализ – микроб матдәләрне сыйфат һәм сан ягыннан тасвирлау.
  • Omnilog Combo Plus System (Biolog Inc.) кулланып физиологик һәм биохимик анализ ясау
  • археологик объектларның метагеномикасы
  • археологик үрнәкләрнең тулыгеномлы анализы
  • радиоуглерод даталарны билгеләү
  • изотоп анализ
  • микроэлементлы анализ (Bruker Daltonics)
  • рентгенологик анализ
  • МРТ
  • дендрохронологик анализ