Палеоклимотология, палеоэкология, палеомагнетизм фәнни-тикшеренү лабораториясе

Лабораториядә Голоцена һәм Плейстоцена табигый тирәлеге динамикасы механизмнарын, закончалыкларын, шулай ук климат тарихын өйрәнү эше алып барыла. Моның өчен биологик һәм геологик прокси индикаторлар кулланыла. Табигый геологик һәм биологик объектларның магнетизмы өлкәсендә теоретик һәм эксперименталь эзләнүләр белән беррәттән, аларның физик күрсәткечләрен, килеп чыгышларын бәяләү дә күздә тотыла. Төрле магнит компонентларының диагностик методлары һәм аппаратуралары эшләнелә.

Лаборатория тикшеренүләренең төп юнәлешләре:

  • Голоцена һәм Плейстоценаның экология һәм климат шартларында үзгәрешләренең микъдари реконструкцияләре;
  • Явым-төшемнәр магнетизмын, төрле процесслар йогынтысы нәтиҗәсендә барлыкка килгән тау токымнарының магнитлы параметр үзгәрешләрен өйрәнү;
  • Геологиянең үткәненнән алып, бүгенгесенә кадәр геомагнит кырының биологик объектларга йогынтысын анализлау, палеобиологик һәм палеоклиматик реконструкцияләрнең методларын эшләү;
  • Хәзерге әйләнә-тирә мохитта магнитлы кисәкчәләрнең килеп чыгышын һәм таралышын ачыклау;
  • Аз магнитлы табигать объектларының магнит параметрларын тиз рәвештә үлчәү җиһазларын уйлап табу һәм камилләштерү, үлчәнеш нәтиҗәләренннән алынган кхрсәткечләрне ачыклау һәм теоретик яктан нигезләү.