“Молекулярная генетика микроорганизмов” фәнни-тикшеренү лабораториясе

Лабораториядә уздырыла торган тикшеренүләрнең юнәлешләренә түбәндәгеләр карый:

– микроб биоэлпәләре составындагы хуҗа организмы белән микроорганизмнар арасындагы үзара тәэсирне, бу тәэсирнең авыру патогенезында һәм даруларның тотрыклылыгындагы ролен тикшерү, авыруларга каршы көрәш ысулларын уйлап табу.

– микроб күзәнәгендә генетик мәгълүматның гамәлгә ашу процессларын җайга салучы молекуляр механизмнарын тикшерү, геннар биосинтезын контрольдә тоту, стресслы шартларда күзәнәкләрнең яраклашуын өйрәнү.

– статистик физика методлары ярдәмендә биомолекула оешу закончалыкларын тикшерү.