“SIM” фәнни-тикшеренү лабораториясе

Лабораториядә үткәрелә торган тикшеренүләр өлкәсе шактый киң –виртуаль ачык операцияләрне гамәлгә ашыруда төп катлаулы хәрәкәтләрнең математик модельләрен уйлап табу, виртуаль тирәлектә көчле тоючанлыкка ия бәйләнеш чараларын уйлап табу, неврологик авыруларны реабилитацияләү өчен, инновацион алымнар уйлап табу, гипокамп реаль нейрон челтәре морфологиясенең санлы моделен булдыру.

Эш барышында ул тикшеренүләр түбәндәге гамәли җайланмалар тормышка ашарга тиеш: виртуаль ачык операцияләрнең чынбарлыкка якын  тренажерлар комплексы, ерактан үлчәү сенсорлары яки видеоагым мәгълүматларын эшкәртүне куллана торган реабилитацион тренажерлар комплексы, үсә торган ми төзелешенең биоэлектрик активлгын күз алдына китерү комплексы.

Авыруның шәхси анатомик-физиологик 3D моделен төзү проекты да тикшерү уза. Ул табибларга авыруның хәле, эчке органнары үзенчәлекләре турындагы мәгълүматны тукымаларда бара торган процессларны анатомик дөрес формага китерү нигезендә яңа формада тәкъдим итә.