“Югары җитештерүчәнлекле бүленеш системалары” фәнни-тикшеренү лабораториясе

Хәзерге фәнни-гамәли мәсьәләләр үзләренең катлаулылыгы һәм күрсәткечләрнең күпсанлы булуы белән характерлана. Хисаплы модельләштерү методларын куллану бу төр мәсьәләләрне уңышлы чишәргә һәм алынган нәтиҗәләрне эшкәртергә мөмкинлек бирә. Хәзерге заман шартларында бу аеруча актуаль. Углеводород чималына бәянең түбән булуы, традицион табыш урыннарының кимүе, үз чиратында, күзәтү, прогнозлау һәм эшкәртүдә яңа экономик эффектив алымнар  куллануны таләп итә.

Сейсмокүзәтчелек, җир асты гидромеханика һәм геомеханика  өлкәсендә санлы алымнарны кертү технологияләрнең үзбәясен төшерергә һәм техник чишелешләрнең экономик нигезләнгән булуын арттырырга ярдәм итә. Тирәлекнең бертөрле булмавы, күрсәткечләрнең төгәлсезлеге, размерларның зур булуы, процессларның тигез бармавы – бу өлкәдә санлы модельләр тудыруга каршылык ясаучы төп факторлар. Күрсәтелгән вакыт аралыгында әлеге мәсьләләрнең югары дәрәҗәдә чишелешен тәэмин итү өчен югары җитештерүчәнлек хисапларын куллану таләп ителә.

“Югары җитештерүчәнлекле бүленеш системалары” фәнни-тикшеренү лабораториясенең йөкләнмәләре:

  • Фәнни тема: “Гетероген суперкомпьютер системаларында гидромеханика мәсьәләләрен исәбен ачыклау өчен комплекслы программалар һәм югары җитештерүчәнлекле алгоритмнарны оптимальләштерү һәм эшкәртү”.
  • Геофизик тикшеренүләр һәм углеводородларның табылыш урыннары мониторингы өлкәсендә сервислы хезмәт күрсәтә торган компанияләр һәм КФУның суперкомпьютер кулланучылары өчен югары җитештерүчәнлекне исәпләү үзәген булдыру;
  • Югары җитештерүчәнлекне исәпләү өчен КФУда белгечләр әзерләү һәм аларны эш белән тәэмин итү;
  • Дөньякүләм фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен бюджеттан тыш чаралар җәлеп итү;
  • Фәнни-гамәли мәсьәләләрне хәл итү эшендә параллель исәпләүләрне куллану буенча төрле компанияләр белән килешүләр төзү.