Зоология һәм гомуми биология кафедрасы

Зоология һәм чагыштырма анатомия буенча беренче лекцияләрне Казан Император университеттында 1823 елда Петербург Фәннәр Академиясе хакыйки әгъзасы, .профессор Э.И.Эйхвальд укый башлый. 1843 нче елның мартында университетта профессор П.И.Вагнер тарафыннан җәнлекләрнең чагыштырма анатомиясе кабинеты төзелә, һәм  бу кабинет  кафедраның башлангычы булып санала. 1865 нче елда зоотомия һәм зоология кабинетлары оеша. XX гасыр башында университет структурасына үзгәрешләр кертелгәндә, аларның атамалары  умырткасызлар зоологиясе кафедрасы һәм умырткалылар зоологиясе кафедрасы буларак алышына.  2012 нче елда кафедраларның исемнәре кабат алыштырыла: умырткасызлар зоологиясе һәм функциональ гистология кафедрасы һәм биоресурслар һәм аквакультура кафедрасы барлыкка килә. 2014 нче елның 1 нче сентябреннән,  ике кафедраның кушылуы нәтиҗәсендә, зоология һәм гомуми биология кафедрасы оеша. Ике кафедраның тарихы да бөек галимнәр исеме белән бәйле: Н.П.Вагнер (1829-1907) – энтомолог, Петербург Фәннәр Академиясе хакыйкый әгъзасы.; А.О.Ковалевский (1840-1901) – танылган зоолог, яфраклар яралгысы филогенетик теориясе авторы, Петербургской Фәннәр Академиясе академигы; М.М.Усов (1845-1902) – Казан эволюция морфологиясе мәктәбенә нигез салучы; В.В.Заленский (1847-1918) – эмбриолог, Петербургской Фәннәр Академиясе академигы; Э.А.Мейер (1859-1928) – танылган эволюция морфологы; А.А.Остроумов (1858-1925) – танылган  ихтиолог, Идел-Кама регионы балыкларын тикшерене оештыручы; Н.В.Шмелев (1889-1949) – энтомологиядә өстәмә юнәлешләргә (авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы) нигез салучы; Н.А.Ливанов (1876-1974) – җәнлекләр патшалыгы эволюциясе кануннарын өйрәнүгә нигез салучы;  В.Л.Вагин (1907-1984) – танылган диңгез зоологы, Арктиканы тикшеренүчесе, паразитолог; В.А.Попов (1910-1980) – Идел буен экологиясе һәм табигатьне саклау юнәлешендә тикшеренүләргә нигез салучы; Х.М.Курбангалиева (1910-2004) – танылган гидробиолог, тигезлекләргә урнашкан сусаклагычлар экосистемасын күппланлы тикшерүгә нигез салучы; А.Б.Халидов (1935-2010) – мицетобионт энтомологиягә нигез салучы һ.б.

Зоология һәм гомуми биология кафедрасы һәм Э.А.Эверсман исемендәге Зоологоия музее коллективы

Хәзерге торышы. 1977 нче елдан 2008 нче елга кадәр умырткасызлар кафедрасын профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе, Халыкара сәнәгать академиясе хакыйкый әгъзасы А.И.Голубев җитәкли. Умырткалылар зоологиясе кафедрасын – 1974 нче елдан 2009 нчы елга кадәр профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе В.А. Кузнецов, ә 2009 нчы елдан 2013 нче елга кадәр  профессор В.А.Яковлев җитәкли.

2009 нчы елдан башлап, умырткасызлар зоологиясе кафедрасы һәм яңадан оештырылган зоология һәм гомуми биология кафедрасын доцент, РЭА хакыйкый әгъзасы Р.М.Сабиров җитәкли. Кафедрада 4 профессор, 10 доцент, 6 ассистент эшли. Кафедра составында – тукымаларның ультраструктур төзелеше Фәнни-тикшеренү лабораториясе (ФТЛ),  гидробиология һәм молекуляр систематика ФТЛы, умырткасызларның биологик төрлелеге һәм биоиндикация ФТЛы, су организмнары һәм аквакультуралар экологиясе ФТЛы, умырткалыларның биологик төрлелеге һәм экологиясе ФТЛы, эмбриология и функциональ гистология ФТЛы, Э.А.Эверсман исемендәге Зоология музее, Ак диңгез биологик станциясе (Карелия) бар. Лабораторияләр заманча фәнни җиһазлар белән тәэмин ителгән: JEM-100 CX трансмиссияле (үтәли күрсәтә торган) электрон микроскоп, Hitachi TM-1000 энергодисперсион анализ системасы (Qantax 50) растрлы(сканер эшләүче) электрон микроскоп, Hirox KH-7700 тикшерүләр өчен микроскопл, Axio Imager A2 һ.б., HM 325 ротацияле микротомнар, молекуляр тикшеренүләр өчен җиһазлар (ПЦР-амплификатор MJ Mini, Трансиллюминатор Vilber Lourmat – 254 Нм) һәм башкалар. Кафедрада Россия Фәннәр Академиясенең паразитология җәмгыятенең Казан бүлеге, Россия Фәннәр Академиясенең энтомология җәмгыятенең Казан бүлеге, Россия Фәннәр Академиясегидробиология җәмгыятенең казан бүлеге,  Казан диңгез аквариумистикасы һәм аквадизайн җәмгыяте эшли.

Кафедраның укыту һәм фәнни эшчәнлеге РФ фәне үсешенең өстенлекле юнәлешләренә һәм Казан федераль университетының  үсеш программасына туры килә: биология һәм медицина технологияләре, тере системалар технологиясе, табигатьне рациональ куллану, информацион-коммуникатив технологияләр, күпбаскычлы уку-укыту системалары.

Кафедраның төп фәнни-тикшеренү юнәлешләре:

– биоресурслар, биотөрлелек һәм  биоинвазияләр (биоинвазион төрләрнең диңгез, төче су һәм җир өсте экосистемалары биологиясе; фаунистика; гамәли гидробиология, сәнәгать объеклары биологиясе; балык ресурсларын һәм сәнәгый умырткасызларны рациональ куллану, балыкчылык, гамәли энтомология, умартачылык);

– җәнлекләрнең эволюцион һәм функциональ морфологиясе (органнар системасы эволюциясе һәм морфо-функциональ адаптацияләшү; анабиоз һәм радиация тәэсире шартларында җәнлек тукымаларының төзелеш үзенчәлекләре үзгәрешен өйрәнү);

– тере системалар технологиясе (зоология һәм  гидробиологиядә информацион технологияләр, фауна кадастрлары; молекуляр таксономия; гидробиологик индикаторлар буенча палеоклиматология, биоиндикация и токсикология);

– биомедицина тикшеренүләре (яктылык һәм электрон микроскопия алымы ярдәмендә потологик һәм торгызылган тукымалар гистологиясе; паразитологик һәм ихтиопатологик тикшеренүләр; суд-медицина энтомологиясе).

Чыгарылыш студентларының эшкә урнашуы. Кафедраның һөнәри һәм иҗади коллективы, заманча җиһазландырылган фәнни-укыту  лабораторияләре, уку-укыту, фәнни процессның күпъеллык традицияләре, фәнни-тикшеренү эшләрнең актуаль тематикасые югары квалификацияле, Россия һәм чит иллләрнең төрле фәнни оешмаларында һәм икътисадның төрле тармакларында эшли алырлык биологлар әзерләргә ярдәм итә. Кафедраны тәмамлаучылар фәнни-тикшеренү һәм тармак гамәли эшчәнлекле институтларга (Россия Фәннәр Академиясе институтлары, Регионнарның фәнни-тикшеренү оешмалары һәм регион хуҗалыкларының фәнни-тикшеренү оешмалары, Фәнни-тикшеренү институтлары системалары, үсемлекләрне саклау Фәнни-тикшеренү институты, Татарстан Фәннәр Академиясенең  табигать системалары экологиясе институты), РФ югары уку йортларына, медицина оешмаларына (медицина-диагностика үзәкләренә, гистология лабораторияләренә, суд-медэкспертизага), сәнәгать оешмаларына (аквакультуралар хуҗалыгы, балык тоту һәм эшкәртү оешмалары, умартачылык хуҗалыклары), Россия табигатен күзәтү оешмаларына, Россия авыл хуҗалыгы күзәтүе, Россия кулланучылар күзәтүе оешмаларына, ТР һәм башка регионнарның Экология һәм табигый ресурслар министрлыкларына, экология прокуратурасына, үсемлекләрне саклау станцияләренә, тыюлыкларга, зоопаркларга, урта һәм махсус-урта белем бирү оешмаларына (шул исәптән экология-биология үзәкләренә) эшкә урнашалар, кече һәм урта бизнеска китәләр (ландшафт һәм аквадизайн фирмалары, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр).