Фундаменталь һәм клиник фармакология кафедрасы

Фундаменталь һәм клиник фармакология кафедрасы Казан (Идел буе) федераль университетын ректорының 2011 елның 29 июнендә имзаланган Боерыгы нигезендә (Боерык номеры 01-06/279) ачыла. Ул XXI гасырда Казан университетында медицина юнәлеше буенча эшләүче беренче кафедра була.

Хәзерге вакытта Казан федераль университеты – Төньяк Кокрейн Үзәге (Nordic Cochrane Centre) филиалы.  Ул фундаменталь һәм  клиник фармакология кафедрасы нигезендә Россиядә Cochrane үзәге вазифасын үти.

Кыскача тарихи белешмә. Әле яшь булуына карамастан, кафедраның тамырлары Казан медицина институтының иң борынгы кафедраларыннан булган  фармакология кафедрасына барып тотаташа. Аннан да алданрак исә ул Казан университетының  шифалы үләннәрне тасвирлау, фармация һәм табиблар сүз сәнгате кафедрасы  һәм Казан дәүләт медицина академиясенең (элекке Казанск ГИДУВы, кафедрага нигез салучы – профессор И.Е.Зимакова) клиник фармакология һәм фармакотерапия кафедраларына  караган була.  2011 елда ректор чакыруы буенча кафедраның хәзерге  коллективы туплана,  һәм “2020 елга кадәр һәм алдагы елларда Россия Федерациясенең  фармацевтик һәм медицина сәнагатен үстерү” Федераль максатчан программасы (ФМП) буенча эш башлый. Кафедраның медицина  юнәлешендә дә, фармацевтика юнәлешендә белем бирү буенча да үз традицияләре бар. Ул фән өлкәсенә караган ачышлары белән дә Россиядә һәм чит илләрдә танылу алган. Кафедра хезмәткәрләренең барысы да – югары квалификацияле укытучылар,  эксперименталь һәм клиник фармакология юнәлеше буенча әйдәп баручы белгечләр, практик эшчәнлек белән шөгыльләнүче югары категорияле табиблар. Кафедрада 8 укытучы бар: 6 доцент, 1 өлкән укытучы, 1 ассистент – барысы да  медицина фәннәре кандидатлары. Кафедра мөдире –  медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге Лауреаты (2007), Евразия медицина фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы Җиһаншина Лилия Евгеньевна (элемтә өчен телефон 293-17-68, e-mail: Liliya.Ziganshina@kpfu.ru)

Кафедра “Биология” юнәлеше “Фармакология” һәм “Фармакологиядә информацион технологияләр” профильләре буенча магистрлар әзерли. Кафедраны тәмамлаучылар – фармакология, клиник фармакология һәм фармацевтик җайга салу  өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр. Алар фармакология буенча медицина-биология юнәлешләрендә комплекслы фәнни тикшеренүләр үткәрәләр, ФАРМА 2020 Федераль максатчан программага нигезләнеп, уку-укыту, тикшеренү, клиник һәм фармацевтик  юнәлешләрдә эшчәнлек алып баралар.

Бүгенге көндә кафедраның төп максаты – уку-укыту, тикшеренү һәм тәҗрибә  мәйданчыгы булдыру. Аның ярдәмендә фармакология фәненең фундаменталь һәм гамәли нигезләмәләре КФУда тормышка ашырылачак, Россиядә җитештереләчәк яңа дарулар булдыру, фармацевтик җайга салуның халыкара принципларын тормышка ашыру һәм гамәли медицинада даруларның нигезле кулланылыш мөмкинлеген булдыру  күздә тотыла.

Кафедра түбәндәге гамәли бурычны хәл итә:

РФ фармацевтика сәнәгатенең алга киткән үсеш моделенә күчешне кадрлар белән тәэмин итү – уйлап табылган яңа даруларны клиникага җибәргәнче тикшерү эшләре алып бару этабы өчен тәҗрибә үткүрүче фармакологлар (фармаколог-биологлар, фармаколог-химиклар, фармакологи – провизорлар) әзерләү;

Сәламәтлек саклау өлкәсен югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү:  югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм сәламәтлек саклау юнәлешенә үзгәрешләр кертүгә ярдәм күрсәтүче клиника фармакологлары, клиникада эшләүче барлык белгечлекләр буенча табиблар, провизорлар һәм дәлилләү медицинасы өчен белгечләр әзерләү;

клиникада дәвалау вакытында  даруларны урынлы  куллану.

Кафедраның төп фәнни юнәлешләре:

  • Яңа даруларны бәяләү методологиясен булдыру һәм камилләштерү.
  • Яңа стандартларга бәя бирү һәм дарулар кулланылышының сыйфатын тикшерү методологиясен булдыру һәм камилләштерү.
  • Россиянең сәламәтлек саклау өлкәсе өчен актуаль темалар буенча Кокрейн даими күзәтүләрен булдыру.

Кафедра хезмәткәрләре фәнни-тикшеренү эшчәнлекләрен Казан федераль университетының башка кафедралары, Россия һәм дөнья фармакологиясендә әйдәп баручы белгечләр  белән берлектә алып баралар. Кафедрада Бөтендөнья  Сәламәтлек саклау Оешмасы (БСО Ауропа Бюросы, Копенгаген, Дания, Штаб-квартира, Женева, Швейцария), клиника фармакологиясе һәм  рациональ фармакотерапия фәннәрен проблемалы укыту алымын камилләштерү буенча Гронинген университеты, Нидерланд  уку йортлары белән хезмәттәшлек уңышлы дәвам итә;  Амстердам, Нидерланддагы штаб-квартирасы белән Сәламәтлек саклау юнәлешендә Гамәлләр Программасы халыкара оешмасы (Health Action International) – даруларны рациональ куллану, фармацевтика рекламасы, даруларны сатуга чыгаруның һәм бәя куюның этик якларын күзәтү юнәлешендә тикшеренү һәм уку-укыту эшчәнлегендә кафедраның партнеры. Кафедра Сәламәтлекне эффектив саклау Тикшеренү Программалары Консорциумы (җитәкчесе – профессор Пол Гарнер, Ливерпуль, Тропик Медицина Мәктәбе, Ливерпуль университеты, йогышлы авырулар буенча Кокрейн төркеме) белән тыгыз элемтәдә эшли. Системалы күзәтүләр булдыру, системалы күзәтүләр буенча яңа тәҗрибә уртаклашу һәм өйрәтү юнәлешендә Кокрейн хезмәттәшлеге (Сochrane Collaboration) белән берлектә эшчәнлек җәелдерелә. 1998 нче елдан башлап, АКШның  Сәламәтлек саклау сәясәте анализы институтында төзелгән   Евразия Медицина Белеме бирү  Программасы (ЕМУП) (директоры – доктор Э.Дж.Бюргер). кафедраның партнерлары исәбендә.

2014 елда Казан федераль университеты  фундаменталь и клиник фармакология кафедрасы нигезендә Төньяк Кокрейн Үзәгенең (директоры- Питер К. Гётше) Татарстанда  бәйләнешле Үзәккә әверелде.

Кафедраны тәмамлаучыларның һөнәри эшчәнлеге: “Фармакология” профиле буенча “Биология” юнәлеше магистры төрле тикшеренү һәм дару җитештерү сәнәгате оешмаларда яңа даруларны тикшерү,; хөкүмәт оешмалары һәм комитетлары, дарулар җитештерү белән  шөгыльләнүче  лабораторияләр һәм биотехнологик ширкәтләр, фәнни-тикшеренү институтлары һәм югары уку йортларында дару җитештерүне җайга салу; югары һәм урта уку йортларында (медицина, фармацевтик һәм ветеринария) белем бирү белән шөгыльләнә алалар.

Магистратурага конкурс нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. Моның өчен биология фәненнән имтихан тапшырырга һәм кабул итү комиссиясенә кирәкле  документларны тапшырырга кирәк.

Элемтә өчен кафедра телефоны 2931758; 2931768, адресы: Париж коммунасы урамы, 9 нчы йорт, НОЦ Фармацевтика бинасы.