Клиник медицинаның фундаменталь нигезләре кафедрасы

Клиник медицинаның фундаменталь нигезләре кафедрасы 2013 елда Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында оеша. Һәр фундаменталь фәнннең үз тарихы булган кебек,  биредә дә нигездә тарих ята. Клиник медицинаны фундаменталь нигезләреннән башка күз алдына китереп булмый. Табибның гамәли эшчәнлегендә фундаменталь нигезләр булып нәрсә күз алдында тотыла соң? Бу, беренче чиратта, эчке авырулар пропедивтикасы турында мәгълүматлы булу.  Эчке авырулар пропедевтикасы “дәвалау эшенә кереш” дигәнне аңлата (грек pro – алдан, paideuo – өйрәтәм, ягъни, сүзгә-сүз әйткәндә «әзерлек рәвешендә өйрәтү”). Диагностиканың инструменталь һәм лаборатор ысулларының киң таралуына карамастан, клиник  диагностиканың нигезен авыруны тикшерүнең биш классик алымы тәшкил итә: сораштыру, карау (инспекция), капшап карау (пальпация), суккалап карау (перкуссия) и тыңлау (аускультация).

Казан пропедевтика мәктәбенә нигез салучы булып, Семен Семен улы Зимницкий – Казан терапевтлары мәктәбен оештырган танылган россия галиме санала. С.С. Зимницкий 1873 елның 24 декабрендә Могилев губернасы Мстислав өязенең Хиславичи авылында туган. 1893 елда Зимницкий гимназияне алтын медальгә тәмамлый һәм Санкт-Петербург шәһәренең Император Хәрби-медицина академиясенә укырга керә аны да уңышлы тәмамлый. Танылган С.П.Боткинның улы С.С.Боткин җитәкчелегендә С.С. Зимницкий 6 басма эш яза, һәм 1901 елда “Организмда үт суының тоткарлануы вакытында ашказаны бизләренең бүлеп чыгару эшчәнлеге: клиник һәм тәҗрибәгә нигезләнгән тикшерү” темасына докторлык диссертациясе яклый. 1905 елда рус-япон сугышы башлана, һәм яшь табиб Ерак Көнчыгышка китә. Анда госпитальдә 150 урынлык гомуми дәвалау бүлеген белән җитәкчелек итә. Шушы авыр вакытта С.С. Зимницкий күкрәк читлеге яраланган хәрбиләрне дәвалауда яңа ысул уйлап таба.  С.С. Зимницкий, хаклы рәвештә, Россиядә хәрби-кыр шартларында дәвалауга нигез салучы булып санала.  Күп вакыт та үтми, ул Казан университетына гариза яза. Анда “… вакантлы хосусый патология кафедрасы конкурсында катнашырга телим”, дип язылган була. Галим Казанга күченеп килә һәм зур теләк белән укыту эшчәнлегенә бирелә. Ул талантлы лектор була. Аның лекцияләре тирән эчтәлеге, фикер үткенлеге белән аерылып тора, һәм көтелмәгән афоризмнар, парадоксларга бай була.  Үзенең клиник һәм укыту эшчәнлеге ысулы турында С.С. Зимницкий болай дип сөйли: «Мин тикшерүләр вакытында авыру яныннан китмәскә тырыштым, тикшерү һәм дәвалау проблемаларын чишүгә гади, һәркемгә аңлаешлы алымнар кулланып, мантыйк һәм  эш тәҗрибәсенә нигезләнеп эш итүне өстен күрдем”.  1926 елда Казан дәүләт университетында С.С. Зимницкий эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы ача һәм аның беренче мөдире була.  С.С. Зимницкий яңа функциональ юнәлешкә нигез сала, һәм эчке авырулар клиникасында функциональ диагностика мәктәбен оештыра.  Билгеле булганча, С.С.Зимницкийны нефрология өлкәсендәге тикшеренүләре дөньяга таныта. Инде 100 элек тәкъдим ителгән танылган “Зимницкий пробасы” бүгенге көндә дәклиника шартларында еш кулланыла һәм замандашларны үзенең гади дә. бер үк вакытта тирән фәнни фикерле булуы белән шаккаттыра. С.С. Зимницкийның гастроэнтерология өлкәсендәге эшчәнлеге аерым язмаларга лаек. Аның икеләтелгән шулпалы иртәнге аш белән үткәрелгән тәҗрибәсе,  кеше ашказанының 5 төрле сок бүлеп чыгаруын билгеләү һәм бүлем чыгаруның кайбер төрләрен булдырмау мөмкинлеген ачыклау гына да ни тора. Аның ашказаны ялкынсынуы авыру  йогышлы булуын алдан күрәзәлек итүе дә шаккаттыра. 80 елдан соң Helicobacter pylori бактериясен ачкан өчен,  Австралия галимнәре Барри Maршалл һәм Робин Уорренга Нобель премиясе бирелә (2005). Галимнең пульмонология өлкәсендәге эшчәнлеге дә тирән, җитди һәм зур гамәли әһәмияткә ия. С.С. Зимницкийның кардиология өлкәсендәге эшчәнлеге шулай ук мөһим һәм кызыклы. Ул кардиологиягә караган 16 мәкалә бастыра, “Гипертониянең клиник үзенчәлекләре турында” дигән монография чыгара. Әлеге монографиядә ул беренче тапкыр артериаль гипертонияның “лабиль” һәм “стабиль” факторларын тасвирлый. С.С. Зимницкийның нефроген артериаль гипертонияне өйрәнүгә багышланган хезмәтләре дә яңалык булып санала. Тирән белемле галим, практик, С.С. Зимницкий төрле система авыруларын, шул исәптән, бөерләр һәм  йөрәк-кан системасы авыруларын бәйләнештә, ягъни синтропия һәм коморбидлыкта карый. Аның күп кенә тикшеренүләре ревмоэндокардит һәм аның нәтиҗәләрен тикшерүгә багышланган.  Галимнең  йөрәк ялкынсынуы авырулары буенча язмалары әлеге авыр процессның функциональ ягын күзаллау үрнәге булып тора.  С.С. Зимницкий Р төшчегенең митраль стеноз һәм җемелди торган аритмия вакытындагы  үзгәрешләрен җентекләп тикшерә һәм анализлый.

Үзенең сәләте, тырышлыгы һәм нәтиҗәле хезмәте, медицинаның төрле өлкәләрендә (нефрология, гастроэнтерология, пульмонология һәм кардиологиядән тыш С.С. Зимницкийның йогышлы авырулар өлкәсендәге тирәнтен тикшеренүләре барлыгы да билгеле. Ерак Көнчгышта ярты ел эшләү нәтиҗәсендә , ул  Манчьжурия тифы чыганагын билгеләве һәм аны тасвирлавы (Уссурийск шәһәре, 1905нче ел) өчен Россия күләмендә танылу ала. Совет терапевтлары лидеры буларак,   С.С. Зимницкий Мәскәүдә 1926 елның маенда үткәрелгән IX Бөтенсоюз терапевтлар съездында рәис итеп сайлана. Ул тикшеренү эшләрен башлап йөри һәм клиника тәҗрибәсенә таяна, үзенең төп бурычы итеп, тикшереләрен авыру янында үткәрүне саный. Ул болай дип яза: “Стетоскоп һәм безнең колакларны төрле җиһазлар алыштырган көн килер. Шул җайланмалар язганны укый белер дәрәҗәдә белемле,  аларның үзенчәлекләрен аңлар өчен бик акыллы булырга кирәк. Шул вакытта перцепциянең хосусыйлыгы бетәр,  бар да җиңеләер, шулай да, минемчә,  без авырулар янында үзебезнең шул ук коралларыбыз белән калырбыз дип саныйм. Бүгенге кебек үк, мин үземнең шәхси үзенчәлекләремне арткы планга күчерә һәм җиһазлар кушканча уйлый алмас идем.  Чөнки бу вакытта тормыш мәңгелек серлелеккә төшенү омтылышын һәм ымсындырып торучы билгесезлек матурлыгын югалтачак!”   Үзенең чагыштырма кыска гомере эчендә (ул 1927 нче елның 10 нчы декабрендә 54 яшендә вафат була)С.С. Зимницкий  үзенә даһи галим исеме яулый һәм үз мәктәбен булдыруга ирешә.