Физик тәрбия теориясе һәм практикасы , спорт һәм дәвалау физик тәрбиясе кафедрасы

Физик  тәрбия нигезләре теориясе кафедрасы (ФТНТ) 1949нчы елда ачыла. Аның беренче мөдире булып,  П.Ф.Лесгафт исемендәге Ленинград физик тәрбия институтын тәмамлаган X.X.Хабибуллин эшли. Соң төрле елларда кафедра белән А.А.Поцелуев, Ә.И. Әүһәдеев, А.С.Чинкин, Р.А.Абзалов, Н.И. Абзалов җитәкчелек итәләр. 1986 нчы елда  ФТНТ кафедрасы нигезендә ике кафедра оеша: физик тәрбия нигезләре теориясе кафедрасы (ФТНТ) һәм физик тәрбиянең медицина-биология нигезләре кафедрасы (ФТМБН). Беренче кафедраның мөдире итеп, биология фәннәре докторы, профессор Р.А.Абзалов,  икенчесенеке – биология фәннәрее докторы, профессор А.С.Чинкин билгеләнә. 2015 нче елда физик тәрбия нигезләре теориясе кафедрасының исеме физик тәрбия һәм спортның теориясе һәм методикасы кафедрасы буларак үзгәртелә.

Физик тәрбия һәм спортның теориясе һәм методикасы кафедрасы Фундаменталь медицина һәм биология институты студентларының һөнәри  компетенцияләре формалашуда мөһим роль уйный. Кафедра белгечләр әзерләп чыгара, физик тәрбия чаралары ярдәмендә педагогик күзаллау булдыруда хәлиткеч роль уйный.  Озак еллар дәвамында кафедра белән биология фәннәре докторы, профессор, Халыкара информатизация академиясе  академигы , ТРның Атказанган фән эшлеклесе, ТРның Атказанган физик тәрбия хезмәткәре, РФ мәгарифенең югары һөнәри белем  бирү буенча атказанган хезмәткәре  Абзалов Ринат Абзал улы җитәкчелек итә.

Хәзерге вакытта кафедра мөдире булып, биология фәннәре докторы, доцент Абзалов Наил Ильяс улы эшли.

Кафедра укытучыларының 67%ы фәнни һәм гыйльми дәрәҗәгә ия: шуларның 22%ы – докторлар яки профессор. Кафедраның төп эшчәнлек юнәлешләре: укыту, фән һәм тәрбия бирү эшләре.