Кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы

Кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы мөдире – медицина фәннәре докторы, профессор Зефиров Тимур Львович.

Кафедра 1950 елны оеша. Кафедраның беренче мөдире биология фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Осман Җамалетдин улы Курмаев була. Эшләү дәверендә кафедра РФ физиология кафедралары арасында алдынгыларның берсе була.

Кафедраның төп фәнни юнәлеше булган кеше йөрәгенең үсеше 20 нче йөздән башлап тикшерелә. Бүгенге көнгә кадәр ул юнәлеш сакланган һәм үстерелә, шуңа күрә яшь үзенчәлекләре физиологиясен өйрәнү буенча фәнни мәктәп барлыкка килгән.

1974 – 2010нчы елларда (36 ел) кафедра мөдире вазифасын биология фәннәре докторы профессор, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе Фәрит Габделхак улы Ситдиков башкара, 2010 нчы елдан башлап, кафедра традицияләрен ТРның  атказанган фән эшлеклесе,медицина фәннәре докторы, профессор Тимур Львович Зефиров үстерә.

1961 нче елны кафедрада аспирантура ачыла, 1996 нчы елны докторантура эшли башлый, 2010нчы  елны – магистратура,  ә 1989нчы елдан башлап, университетта 03.03. 01 физиология белгечлеге буенча докторлык  һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау советы   (рәисе – Т.Л. Зефиров, рәис урынбасары – Ф.Г. Ситдиков, фәнни сәркатип –  Т.А.Аникина) эшли.

1974нче елга кадәрге беренче этапта , О.Д. Курмаева җитәкчелегендә кафедраны оештыру эшләре алып барыла. 1974нче елдан (кафедра мөдире Ф.Г. Ситдиков вакытында)  кафедра укытучылары составын арттыру һәм фәнни эшчәнлекнең сыйфатын күтәрү этабы башлана. Кафедрага яшь укытучылар килә (Т.Л. Зефиров, С.И. Русинова, А.В. Крылова, Т.А. Аникина, М.В. Шайхелисламова, Р.И. Гильмутдинова һ.б.) һәм  кафедра традицияләрен уңышлы рәвештә үстерәләр.

Хәзерге вакытта фән докторлары, профессорлар – Ф.Г. Ситдиков, Т.Л. Зефиров, Р.Г. Биктемирова, Т.А. Аникина, М.В. Шайхелисламова – педагогик һәм фәнни эшчәнлек алып баралар. Алар анатомия, физиология, яшь үзенчәлекләре физиологиясе,   медицина белеме нигезләре, сәламәт яшәү рәвеше нигезләре һ.б. юнәлешләр буенча  монографиялар, дәреслекләр һәм укыту кулланмалары язалар.

Кафедраның әһәмиятле казанышлары:

– кафедраның барлык 18 укытучысы да гыйльми исемгә һәм дәрәҗәгә ия: Аникина Татьяна Андреевна – биология фәннәре докторы, профессор., Биктемирова Рәисә Габдулла кызы -медицина фәннәре докторы, профессор., Билалова Гөлфия Альберт кызы –  биология фәннәре кандидаты, доцент., Вахитов Илдар Хатып улы биология фәннәре докторы, профессор., Гайнуллин Азат Абдулла улы – биология фәннәре кандидаты, доцент., Гыйззатуллин Алмаз Рафаил улы биология фәннәре кандидаты, доцент., Дикопольская Наталья Борисовна – биология фәннәре кандидаты, доцент., Зәйнеев Марсель Муратхан улы – биология фәннәре кандидаты, доцент., Зверев Алексей Анатольевич  – биология фәннәре кандидаты, доцент., Зефиров Тимур Львович – медицина фәннәре докторы, профессор., Зыятдинова Әлфия Исхак кызы –  биология фәннәре докторы, доцент., Зыятдинова Нәфисә Илгиз кызы – биология фәннәре докторы, доцент., Крылова Алевтина Васильевна – биология фәннәре кандидаты, доцент., Купцова Анна Михайловна – биология фәннәре кандидаты, өлкән укытучы, Павлова Галина Александровна – биология фәннәре кандидаты, өлкән укытучы, Миннәхмәтов Рөстәм Рафик улы – биология фәннәре кандидаты, доцент., Ситдиков Фәрит Габдулхак улы – биология фәннәре докторы, профессор., Шәйхелисламова Мария Владимировна – биология фәннәре докторы, профессор.