Биомедицина микроскопия үзәге

Биомедицина микроскопиясе үзәге КФУ ның Фундаменталь медицина һәм биология институтының морфология һәм гомуми патология кафедрасы каршында 2013 елда оештырыла.

Биомедицина микроскопиясе үзәге – медицина һәм биология өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрергә мөмкинчелек биргән, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән үзәк.

Үзәктә:

  • лабораториядә тотылучы хайваннарда операцияләр үткәрү өчен операция бүлмәсе;
  • хайваннарны операциягә кадәр һәм аннан соң вакытлыча яшәтеп тору бүмәсе бар.

Үзәк флуоресцент меткаларны in vivo визуализациясе (молекуляр имиджер IVIS Spectrum, Perkin Elmer) җиһазы, кан әйләнешен өйрәнү өчен заманча җиһазлар белән җиһазландырылган.

Үзәктә гистология материалларын алу, алга таба аны билгеләү, кисү һәм гистология, иммуногистохимия, флуоресцент ысулларны кулланып буяу өчен кирәк булган җиһазларның барысы да бар.

Эш блогы күзәнәк культуралары белән эшләү өчен ике ламинар бокс, CO2-инкубатор, ASTM буенча I төр чиста реагентлы су алу системасы, автоклав, түбән температуралы суыту җиһазы белән тәэмин ителгән.