Ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы

Казан университеты ачылып, бер ел үткәннән соң 1805 елда  анда ботаника фәнен укыту башлана. Ул табигый тарих һәм ботаника  буенча беренче профессор – К. Ф. Фукс исеме белән бәйле. Кафедра (дөресрәге, ботаника кабинеты) 1836 елда гына оеша. Аны П. Я. Корнух-Троцкий җитәкли, һәм ул Ботаника бакчасын җиһазлау, Казан губерниясы флорасын өйрәнү белән шөгыльләнә.

Казан Император университетында үләннәр физиологиясе белән кызыксыну XIX йөзнең 70-е елларында гына барлыкка килә һәм  ботаника кабинеты профессоры Н.Ф. Леваковский тарафыннан оештырыла. Университетта 1932 елда Ботаника лабораториясе базасында үсемлекләр физиологиясе һәм микробиология кафедрасы ачыла. 40 ел дәвамында (1932-1971) кафедраның алыштыргысыз мөдире булып  РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, профессор Алексей Михайлович Алексеев тора..

Хәзерге вакытта яңадан кушылган кафедрада 3 профессор (кафедра мөдире — биология фәннәре докторы  О.А.Тимофеева), 12 доцент, 5 өлкән укытучы и 1 ассистент эшли.  Кафедрада 3 магистрлык программасы һәм  ботаника, физиология, үсемлекләр биохимисе буенча аспирантура  бар. Кафедрадагы фәнни хезмәтләр  популяцияле, күзәнәкле, биохимик и молекуляр үсемлекләр биологиясе юнәлешләрендә алып барыла:

  • үсемлекләр чыдамлыгының молекуляр-генетик нигезе һәм нәтиҗәне яхшырту һәм үсемлекләрнең тотрыклыгы өчен гамәли ысуллар (биотехнологик һәм генноинженер методларны куллану);
  • үсемлекләр үсешенең молекуляр-биологик һәм морфологик системалы нигезе һәм үсемлекләрне үрчетү;
  • ресурслы үсемлекләрнең биологиясе һәм биохимиясе (дару  үләннәре, ашамлык, эфир-майлы үсемлекләр);
  • биология укытуда яңа методлар.