Генетика кафедрасы

Генетика кафедрасы 1976 елда КДУ ректорларының берсе булган Н. Т. Нужин тәкъдиме белән ачыла. Кафедра ачылган көннән алып аны Борис Иванович Барабанщиков (хәзерге вакытта биология фәннәре докторы, профессор) җитәкли.

Биология факультетында генетика кафедрасы оешканчы КУда генетика һәм эволюция теориясе курсын Василий Николаевич Слепков укый  торган була. Ул 1931 елда КДУга табигать белеме методологиясе кафедрасы профессоры итеп алына.

Бу кафедра нигезендә Слепков генетик лаборатория оештыра. Лабораториянең төп эшләү юнәлеше булып дрозофила белән эшләү тора: хромосомаларның тармакланмавы, транслокация, табигый булмаган мутагенезны өйрәнү. Слепков җитәкчелегендә генетика буенча семинар эше оештырыла. Бу семинарда аның аспирантлары, шулай ук Казан югары уку йортлары студентлары һәм хезмәткәрләре катнаша. Аерым алганда, семинар әгъзасы булып, булачак академик, молекуляр биология һәм генетика инженериясе буенча бик күп хезмәтләр авторы – яшь биохимик А. А. Баев та була.

СССРда 1935 елдан 1964 ел ахырына кадәр генетика фәнен кысрыклау дәвам итә, КУда бу юнәлештәге эшләр туктатыла. Кафедраның эшчәнлеге, умырткасызлар зоологиясе кафедрасы нигезендә барлыкка килгән, генетика кабинеты кысаларында гына дәвам иттерелә. 60 нчы еллар башында аны доцент Михаил Григорьевич Стекольщиков җитәкли.

Бу кафедра хезмәткәрләре студентларга генетика, дарвинизм, гистология буенча лекцияләр укый.

1968 елга кадәр М. Г. Стекольщиков КУда генетика курсын укый, аннан соң бу курсны укытуны МДУның генетика кафедрасында аспирантура тәмамлап кайткан Б. И. Барабанщиковка тапшыралар.

70-80 нче елларда кафедраның төп фәнни эше булып Bacillus subtilis-ның рекомбинация һәм мутагенез молекуляр процессларын тикшерү тора.

Кафедра хезмәткәрләре белән Б. И. Барабанщиков яңа rec геннар ача һәм аларны тасвирлап яза, әлеге бактериянең генетик картасын тәгаенләштерә.

КДУның генетика кафедрасында үткәрелгән эшләрнең мөһим өлеше булып АТФка буйсынган ДНК активлыгы бозылган Bacillus subtilis мутантларны тикшерү тора. Бу эшчәнлеклшәр рекомбинация процессларында ферментның ролен ачыклау максатыннан башкарыла. Узган гасырның 90 нчы елларында кафедра хезмәткәрләре беренче тапкыр экзонуклеаза I структураны кодлаштыра торган генны клонлаштыруга һәм тулысынча секвенлаштыруга ирешә. Генетика кафедрасы хезмәткәрләре эшли торган икенче зур юнәлеш –  адаптив мутагенез механимзнары. Кайбер мутацияләрнең әйләнә-тирәдә барган үзгәрешләр йогынтысына җавап булуын дәлилли. Кафедрада алда саналган юнәлешләрдә тыш та фәнни эзләнүләр алып барыла. Мәсәлән, кремний һәм аюминий метаболизмының күзәнәк эчендәге процессларга йогынтысын өйрәнү. Бу тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булып , геномның ювенилизация гипотезасы тәкъдим ителә. Төрле төркем организмнарда нуклеаз йогынтысы нәтиҗәсендә барлыкка килгән молекуляр-генетик механизмны ачыклау буенча тикшеренүләр алып барыла.

Генетика кафедрасы хезмәткәрләренең тирән белеме һәм бай тәҗрибәсе генетика өлкәсендә алып барыла торган тикшеренүләрне дәвам итәргә мөмкинчелек бирә. Генетика кафедрасы бүгенге көндә заманча җиһазлар белән җиһазландырылган (секвенаторлар, масс-спектрометрлар, хроматографлар, амплификаторлар, ПЦР-анализларны реаль вакыт яссылыгында ясарга мөмкинлек бирә торган җиһаз).

Кафедра хезмәткәрләре җитәкчелегендә курс эшләре һәм чыгарылыш квалификация эшләрен язучы студентлар секвенирлаштыруның заманча ысулларын, төрле организм геномнарының беренчел нуклеотид эзлеклелегенең анализын, аерым аксым һәм пептидларның идентификациясен һ.б. өйрәнәләр. Бу мөмкинлекләр Омиксные технологии лабораториясе (җитәкчесе – В. М. Чернов) һәм Ген һәм күзәнәк технологияләре лабораториясе (җитәкчесе – А. А. Ризванов) базасында гамәлгә ашырыла.