Морфология һәм гомуми патология кафедрасы

Казан Император университетының «Утвердительная грамота»сы һәм 1804 елның 5 ноябрендә Император Александр I кул куйган беренче «Устав» нигезендә, табиблык яки медицина фәннәре бүлегенең анатомия, физиология һәм суд фәнен өйрәнүгә нигезләнгән кафедра оештырыла.

Төрле елларда кафедра үзенең атамасын һәм җитәкчеләрен алыштырып тора. Бары бер әйбер генә үзгәрми – кафедраны һәрвакыт бөек медик галимнәр җитәкли:

  • И.О. Браун (1807-1819) – университетның сайланган беренче ректоры;
  • К.Ф. Фукс (1819-1820) – галим, җәмәгать эшлеклесе, Казан өлкәсендә бик популяр табиб, анатом, натуралист, археолог, этнограф, нумизмат, тарихчы, тел белгече, галим-сәяхәтче, ботаник һәм язучы.

1837 елдан кафедра анатомияне өйрәнү өчен Казан Император университеты территориясендә махсус бина – Анатомик театр төзетә (архитекторы Университетның ректоры Н. И. Лобачевский күзәтүе астында эшләгән академик М. П. Коринфский була).

Анатомик театр бинасында кафедраның беренче җитәкчесе медицина докторы, күренекле педагог, профессор-трибун һәм җәмәгать эшлеклесе Е. Ф. Аристов (1837-1868) була. Е. Ф. Аристов лекцияләрен университетның барлык факультетларында белем алучы студентлар да тыңларга йөри. 1867 елда Е. Ф. Аристов университетның шәрәфле әгъзасы итеп сайлана, ә кафедраны П.Ф. Лесгафт (1869-1872) – теория һәм функциональ анатомиягә нигез салучы – җитәкли. Ул Казанда беренчеләрдән булып эмбриология буенча дәресләр үткәрә башлый, хатын-кызларның югары белем алуларын яклап чыга, университетта хөкем иткән реакцион көчләргә каршы чыгуы аркасында укыту эшеннән алалар,  университеттан куалар.

А. В. Вишневский (1904-1905) – күренекле хирург һәм СССРның ФАсе әгъзасы, илебез хирургиясе тарихына галим-новатор буларак кереп кала, хирургия фәнни мәктәбенә нигез салучы.

В. Н. Тонков (1905-1915) – кафедраның уку һәм фәнни тормышын тулысынча үзгәртүче. Медицина һәм хирургия академиясен тәмамлый.

В. Н. Тонков Казан анатомия мәктәбен нигезләүче. Аңа Н. Д. Бушмакин, В. А. Попов, И. С. Малиновский, доцент К. М. Яхонтов, П. А. Глушков кебек профессорлар ярдәмгә килә.

Профессор Тонков В. Н. заманында физиология фәне өлкәсендә лаеклы урын били, ФА һәм ССР МФА академигы А. Д. Сперанский үз карьерасын башлап җибәрә.

1924 елдан кафедраны В. Н. Терновский җитәкли. Ул – күренекле галим-анатом, медицина тарихын өйрәнүче, ССР МФА академигы, Казан анатомия мәктәбенең яңа фәнни юнәлешен – вегетатив нерв системасын өйрәнүне нигезләүче.

1930 елда КДУның медицина факультеты нигезендә Казан медицина институты ачыла.

1983 елдан соң КФУда медицина юнәлеше буенча укыту яңартыла. Кафедраны профессор, медицина фәннәре докторы А. П. Киясов җитәкли.

2013 елдан, булачак табиблар өчен нигез фәннәр булып торган, анатомия, патологик анатомия, топографик анатомия, гистология, цитология һәм эмбриология, патологик физиология фәннәрен студентлар безнең кафедрада – морфология һәм гомуми патология кафедрасында өйрәнә башлыйлар.