Кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы

Казан Император университеты ачылган елда ук (1804), аның медицина факультетында физиология дәресләре укытыла башлый. 1806 елда медицина факультетында беренче физиология кафедрасы ачыла, ә икенчесе университетның табигый фәннәр һәм математика бүлегендә 1876 елда эшли башлый. Казан университеты Россиядә ике физиология кафедрасы булган бердәнбер университет була. Казан физиология мәктәбе XIX гасырның уртасында оеша һәм Россиядә  физиология һәм медицина юнәлешендә тиз танылу ала. Казан университетында төрле вакытларда Ф.В. Овсянников, Н.О. Ковалевский, Н.А. Миславский, В.М. Бехтерев кебек танылган физиологлар эшли. Россиядә беренче тапкыр Казан университетында психофизиология лабораториясе оештырыла. 20 гасыр башында профессор А.Ф. Самойлов, Россиядә беренчеләрдән булып, кыллы гальванометр ярдәмендә кешегә ясалган электрокардиограмманы терки. Казан физиология мәктәбе үзәк һәм периферия нерв системасын тикшерү, функцияләрне көйләү механизмнарын өйрәнү  белән шөгыльләнә. Кафедра – физиология өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча Россиядә алдынгылардан берсе. Бүгенге көндә кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы «Биология» һәм «Психология» юнәлешләре буенча бакалаврлар әзерләүдә катнаша, «Сәламәтләндерү эше (Лечебное дело)», «Стоматология», «Медицина биофизикасы», «Медицина кибернетикасы», «Медицина биохимиясе», «Фармация»  кебек медицина белгечлекләре студентларын укытуда актив эш алып бара. Кафедрада инглиз телендә «Neurobiology» магистрлык программасы эшли; “Биология” (020400.68) юнәлешендә «Нейробиология», “Кеше һәм хайваннар физиологиясе” профилендә магистрлар укый, шулай ук аспирантура һәм докторантура да бар. Университетны тәмамлаучыларның әзерлек дәрәҗәсее аларга Россиянең һәм башка илләрдәге алдынгы халыкара үзәкләрдә укуларын дәвам итү мөмкинлеге бирә.

Казан федераль университетының кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасын тәмамлаучыларны әйдәп баручы фәнни һәм белем бирү оешмалары көтеп алалар. Алар Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенә, И.П.Павлов исемендәге физиология институтына (Санкт-Петербург шәһәре), Россия Фәннәр академиясенең Медицина-биология проблемалары институтына (Мәскәү шәһәре), Россия Фәннәр академиясенең Кольцов исемендәге Үсеш биологиясе институтына (Мәскәү шәһәре), Казан дәүләт медицина унверситетына, Казан Республика клиник хастаханәсенә (РКХ), урта һәм югары уку йортларына һ.б. эшкә урнашалар.

Халыкара элемтәләрнең киң булуы кафедра студентларына, аспирантларына һәм университетны тәмамлаучыларга тикшеренү эшләрен халыкара фәнни һәм белем бирү оешмаларында үткәрү мөмкинлеге тудыра. Алар Урта диңгез Нейробиология институты (Франция), Зальцбург шәһәре университеты (Австрия), Париж шәһәре Югары мәктәбе (Франция), Гиссен шәһәре университеты (Германия), Хельсинки шәһәре университеты (Финляндия), АКШ университетлары һәм фәнни институтларында һ.б..  үзләренең тикшеренү эшләрен алып баралар.

Сез физиология һәм фундаменталь медицина өлкәсендә уңышлы белгеч һәм тикшеренүче булырга теләсәгез һәм моның өчен күп көч сарыф итәргә әзер булсагыз – кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасына рәхим итегез!