Симуляция һәм имитация укыту үзәге

Югары медицина технологияләре компетентлы һәм прогрессив белгечләргә  ихтыяҗ тудыра. Шул мөнәсәбәттән КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында табиблар әзерләү юнәлешендә иң алдынгы технологияләрдән файдаланалар.

Бүгенге көндә институтта 13 фундаменталь медицина һәм биология кафедрасы, 30 фәнни-тикшеренү лабораториясе, шул исәптән  2 халыкара клиника базасы да бар, 4 уку һәм фәнни җәйге практика базасы эшли.  Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән Институт директоры Андрей Киясов өчен бу елның май аенда ачылган симуляция үзәге  аеруча горурлык объекты булып тора.

Яңа кампус кунаклары арасында РФнең Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов, РФ нең Элемтә һәм массакүләм коммумикацияләр министры Николай Никифоров, РФнең  Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков, ТРның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, Президент Аппараты мөдире Әсхат Сәфәров та бар.

400 квадрат метрлы мәйданда виртуаль хастаханә төзелгән.  Монда төрле юнәлештәге палаталар бар – авыруларны кабул итү бүлмәсе, эндоскопия кабинеты, виртуаль операция ясау кабинеты, виртуаль интенсив терапия бүлмәсе, бала тудыру бүлеге, педиатрия бүлеге,   балалар өчен реанимация бүлмәсе.

Укыту үзәгенең төзелеше пациентны кабул итү бүлмәсендә каршы алырга мөмкинлек бирә. Күнекмәләр булдыру эше ашыгыч ярдәм машинасында килгән авыру белән очрашудан башлана. Оператор аның хәлен бәяли һәм табиблар бригадасын чакыра.

Үзәктә өлкән кешеләрне,   ана белән яңа туган баланы, сабыйларны пациент буларак имитацияләгән һәм компьютерлаштырырылган  унлап робот-манекен бар, шулай ук, табиб эшчәнлеген күрсәтү өчен, укыту фантомнары (бала тудыру имитаторы, аналыкны тикшерү һәм башкалар) тәэмин ителгән.

Үзәк иң заманча җиһазлар һәм укыту технологияләре белән җиһазландырылган: тренажерлар һәм робот-симуляторлар, манекен-имитаторлар, электрон фантомнар, модель-муляжлар һәм башка интерактив компьютерлаштырылган җиһазлар, шулай ук реаль реанимация һәм интенсив терапия бүлеге җиһазлары да бар.

Симуляторлар табибларның бригадасының тулы эшчәнлеген күзәтү өчен эшләнгән: анестезиолог, операция ясаучы һәм ассистент хезмәтен үтәүче хирурглар, реаниматолог һәм шәфкать туташлары. Аларда операция ясау тәртибен бөтен бригада күләмендә яки аерым бер әгъза мисалында  өйрәнергә мөмкин.

Симуляция тренингы үзәгендә макетларда махсус компьютер җиһазлары ярдәмендә билгеле бер медицина күнекмәләре булдырыла. Шуннан соң гына, тиешле күләмдә тәҗрибә туплангач, студентларны чын авыруларны дәваларга җибәрәләр.

Студентлар беренче булып, стоматология кабинетында шөгыльләнә башладылар. Ул көздән бирле эшли. Пластик пациентларда студентлар авыр процедуралар үткәрергә һәм техник җиһазлар белән  эшләргә өйрәнәләр.

Берничә зал медицина аппаратурасы белән җиһазландырылган. Студентларның гамәли дәресләре урта һәм югары дәрәҗәле реаль симуляторларда үткәрелә. Операцияләр үткәрү бүлегенә махсус урын бирелгән.

Монда, башка хастаханәләрдәге кебек үк, зона принцибы саклана (операция блогының киенү-чишенү бүлмәсе, юыну урыны, операция алды бүлмәсе, операция ясау заллары).

Операция ясау блогы – хирургия стационарында иң чиста урын. Нәкъ монда асептика кагыйдәләрен катгый рәвештә сакларга кирәк. Бу кагыйдәләргә КФУның симуляция үзәгендә дә өйрәтәләр –хәтта кран да чын операция кабинетларындагыча терсәк белән ябыла.

Операция кабинетында кирәкмәгән артык җиһазлар, техника юк – барысы да чынбарлыкка максималь дәрәҗәдә якынайтылган.

КФУның симуляция үзәгендә бала тудыру бүлеге дә бар. Үзәктә акушер-гинекологлар һәм неонатологларга махсус төзелгән программалар нигезендә белем бирү мөмкинлеге тудырылган.

Бала табарга җыенучы симуляторның  кан басымы “төшә”, тахикардия башлана, яралгының йөрәк тибеше югала – акушерлар реаль чынбарлыкта очрарга мөмкин булган төрле проблемалар тудырыла.

Виртуаль бала табу процессын симуляцияләү – гамәли күнекмәләргә өйрәнү һәм бала тудыру процессында бала табучыга һәм балага зыян тидермәүнең ачкычы.

Шул вакытта виртуаль госпитальдә гамәли күнекмәләрне эшкәртү бара.

Симуляция үзәгендә 14 видеокамера урнаштырылган. Ул операцияне реаль вакыт режимында үткәрү мөмкинлеге бирә. Шулай укыту процессы видеокамераларга языла һәм соңыннан укытучы кабинетында трансляцияләнә. Җибәрелгән барлык хаталар анализлана.

КФУның симуляция үзәге территориясендә “Эйдос”  үзәге дә урнашкан.

Шулай итеп, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында клиникага кадәр кирәк булган инновацион комплекс – симуляция үзәге төзелгән. Анда булганнан соң, РФнең Сәламәтлекне саклау министры Вероника Скворцова фикере белән килешмәү мөмкин түгел: “Монда күргәннәр теләсә кайсы зур университет үзәгенең дәрәҗәсен арттыра”.