Стоматология һәм имплантология кафедрасы

Сезне КФУның стоматология һәм имплантология кафедрасы сайтында күрергә шатбыз.

2013 елдан КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында «Стоматология» юнәлеше буенча укыту оештырыла. Әлеге адым Россия Мәгариф министрлыгының 2013 елның 23 апреленнән  № 0699 номерлы боерыгы нигезендә 060201 номеры астында «Стоматология» белгечлеген ачуга лицензия бирелә.

Россиядә стоматологиянең туган көне итеп 1706 ел санала. Әмма XIX гасыр башына кадәр дәүләт теш дәвалауны контрольдә тотмый. Бары 1806 елдан «диплом алган затларга» теш дәвалауны рөхсәт иткән Указга кул куела. 1918 елның 16 ноябрендә РСФСР Совнаркомы Петроград, Мәскәү, Казан, Сарытау шәһәрләре университетларының медицина факультетлары каршында одонтологик бүлек ачарга боерык бирелә. Икенче Казан теш дәвалау мәктәбе КУның медицина факультетының одонтологик бүлегенә үзгәртелә.

1919 елда «Оператив теш дәвалау клиникасы белән казналык һәм авыз куышлыгының хирургиясе» исемле курсны уку рөхсәте Л. Б. Блинштейнга бирелә, ә 1920 елның 21 апрелендә бу курс рәсми рәвештә одонтология кафедрасына үзгәртелә. Кафедраны профессор П. А. Глушков җитәкли. Аның исеме белән Казан стоматология мәктәбенең оешуы һәм үсеше бәйле.

1930 елдан кафедраны доцент И. М. Утробин җитәкли. Аның җитәкчелеге астында кафедра студентлары өчен генә түгел, ә Табибларның белемен күтәрү институты курсантлары өчен дә стоматология фәнен укыту базасына әйләнә.

1938 елда кафедра университет структурасыннан Казан стоматология институты составына күчерелә.

Кафедраның базасы булып 30 урынлы хирургия бүлеге һәм 7 урынлы (теш дәвалау креслолары) хастаханә бүлегеннән торган.

1954 елда, КДМИда стоматология институты ябылганнан соң, яңадан стоматология факультеты оештырыла. Аны оештыручылар арасында стоматология институтының элеккеге хезмәткәрләре була: деканатны институтның элеккеге директоры доцент Г. Ф. Тихонов җитәкли. Төрле елларда факультетның деканнары булып Ф. Г. Сәйфуллин, Н. Ш. Шәмсетдинов, Х. М. Сәйфуллина, И. М. Андреев, Р. А. Салеев тора.

Казан стоматология мәктәбе проф. Оксман И. М., проф. Домрачева Е. А., проф. Кольцова Л. А., проф. Демнер Л. М., проф. Миргазизов М. З., проф. Овруцкий Г. Д. һ. б.  күренекле галимнәре белән горурлана.

95 елдан соң Казан университетында Россия Мәгариф министрлыгының 2013 елның 23 апрелендә чыккан № 0699 номерлы боерыгы нигезендә 060201 номерлы «Стоматология» юнәлеше белгечлеген ачу хакында лицензия бирелә.  Шушы нигездә Хафизов Рәис Габбасович җитәкчелеге астында Стоматология һәм имплантология кафедрасы оеша.