Биоэкология , гигиена һәм җәмгыять сәламәтлеге кафедрасы

Бүгенге көндә экология фәненең әһәмиятен аңлатып тору кирәкми. Белемле эколог җәмгыятькә кирәк һәм безнең киләчәебез аның һөнәри осталыгынна бәйле. Экологик белем һәркемгә кирәк – керем турында уйлаучы эшмәкәрләргә дә, кануннар язучыга да, укытучыларга һәм дәвалаучыларга да. Экология җәмгыять һәм хуҗалык тормышына көннән-көн күбрәк үтеп керә, һәм Россия Президенты тәкъдиме белән ул ил үсешенең милли өстенлекле юнәлешләре исемлегенә кертелгән.

Тере организмнар экологиясе өлкәсендә белгечләр әзерләү белән  2002 нче елда Казан дәүләт педагогия университетында ачылган биоэкология, гигиена һәм җәмгыять иҗтимагый сәламәтлеге кафедрасы шөгыльләнә. Бүгенге көндә кафедра Казан федераль университеты составына кертелгән. Ул XX гасырның 60 нчы елларында ук  профессор В.А.Попов тарафыннан башлап җибәрелгән Казан университетының экология мәктәбе традицияләрен дәвам итә. Кафедра мөдире – биология фәннәре докторы, профессор, Россия табигать фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы Рәхимов Илгизәр Ильяс улы. Кафедра мөдире һәм хезмәткәрләрнең күпчелеге – КДУ ның табигатьне саклау һәм биогеоценология кафедрасын тәмамлаучылар.

Оешуының беренче көненнән үк биоэкология  кафедрасы Урта Идел буе табигый ландшафтының  антропоген трансформация шартларында экосистемаларның биологик компонентларын өйрәнү белән шөгыльләнә. Әлеге тема барлык хезмәткәрләрнең фәнни тикшеренү эшләрен берләштерә һәм Татарстан Республикасында комплекслы тикшеренүләр үткәрергә ярдәм итә. Кафедра хезмәткәрләренең фәнни потенциалы, укытучыларның кызыксынуы Татарстандагы аеруча саклана торган территорияләрнең экологик хәлен бәяләү эшләре алып барырга, әйләнә-тирә мохитнең яшәешен тикшереп торырга, Татарстан Республикасындагы биологик төрлелекне саклау проблемаларын чишәргә ярдәм итә. Кафедрада 13 укытучы эшли. Аларның өчесе – фәннәр докторы, сигезе – фәннәр кандидаты.

Кафедрада 03.02.08 – “Экология” белгечлеге буенча аспирантура эшли һәм ел саен кандидатлык диссертацияләре яклана. Магистрлар һәм бакалаврлар әзерләү эше алып барыла. Кафедраны тәмамлаучылар табигатьне саклау оешмаларында уңышлы эш  алып баралар һәм туган як табигатен саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр.

2011 елда, ирешелгән нәтиҗәләр өчен,  кафедра “Россия фәненең алтын фонды” номинациясендә “Россиянең Алтын кафедрасы” дипломы белән бүләкләнә. Бүләк Россия Табигать фәннәре академиясе тарафыннан тапшырыла. 2012 елда “Экологик тикшеренүләр үсешенә өлеш керткән өчен” кафедра Европа фәнни сәнәгать палатасы дипломы, ә профессор И.И. Рахимов алтын медаль белән бүләкләнә.

2015 елдан башлап кафедра базасында кеше экологиясенең медицина аспектларын өйрәнү буенча кызыксынучан төркем оеша. Алар кешеләрнең туклану һәм сәламәт яшәү рәвешен тикшерәләр. Кафедра каршында “FOODLAB Сәламәт һәм имин туклану” дип исемләнгән openlab оеша.