Микробиология кафедрасы

Казан университетында микробиология өлкәсендә булган тикшеренүләр XIX гасыр урталарына барып тоташа. КУда микробиология кафедрасы ике тапкыр оештырыла. Беренче тапкыр бу кафедра 1920 елда КУның медицина факультетында ачыла. Әлеге уку йортында классик медицина микробиологиясе үсешенең билгеле бер этабын чагылдыра. Микробиология кафедрасын Казан спирохетологлар мәктәбенең җитәкчсе, профессор Вячеслав Михайлович Аристовский (1882-1950) оештыра. 1930 елда КДУның медицина факультеты Казан дәүләт медицина интситуты буларак үзгәртелә һәм микробиология кафедрасы да, билгеле булганча, бу институт составына кертелә.

1969 елда КУда Биология һәм туфракны өйрәнү факультеты нигезендә Микробиология кафедрасы ачыла. Аны КУ профессоры Маргарита Ильинична Беляева җитәкли. Профессор фикеренчә, микроорганизмнар медицина күзлегеннән генә өйрәнелеп калмыйча, биотехнология сәнәгате өлкәсендә дә микробиологияне яхшы белгән белгечләр әзерләүгә мохтаҗ.

Бүгенге көндә кафедра һәм аның лабораторияләрендә 5 фән докторы (кафедра мөдире – ТР ФА академигы АН РТ Ольга Николаевна Ильинская), 16 фән кандидаты, 20 аспирант эшли. Бу коллектив студентларга микробиология өлкәсендә булган заманча белемнәрне җиткерә, фәнгә һәм эксперименталь тикшеренүләргә карата мәхәббәт һәм кызыксыну уятырга тырыша.

Фундаменталь медицина һәм биология институтының төп фәнни юнәлеше – «Тере системаларның функцияләвендә молекуляр-генетика, күзәнәк һәм популяция нигезләре». Бу юнәлеш нигезендә кафедра ике зур тема буенче эшли: биомедицина (яңа буын терапия чараларын булдыру өчен микроорганизмнарның һәм ферментларының, метаболитларының эукариот күзәнәкләре белән үзара тәэсир итүдә молекуляр механизмнарның шифрын чишү) һәм биотехнология юнәлеше (әйләнә-тирәне авыр антропоген пычракларлардан чистартуда микроорганизмнарны куллану).

Эш нәтиҗәләре югары рейтинглы журналларда бастырылу, патентлар, күпсанлы грантлар алу һәм госконтрактлар төзү белән дәлилләнә. Кафедра профессорлары Дәүләт премияләре лауретларына, ә студентлар исә (чит ил студентлары да), күп тапкырлар Россиякүләм һәм халыкара бәйгеләрнең лауреатлары исеменә лаек булдылар.

Кафедра классик биология үсеше өчен мөһим булган яхшы материаль-техник базага ия  (микроскопия: электрон микроскоп, флуоресцент һәм люминисцент «Nikon» микроскоплары; күзәнәк һәм микроорганизмнарны популярлаштыру); аксымнарны сыйфатлау һәм бүлеп чыгару өчен җиһазлар («Biorad» хромотографлары); молекуляр-генетик һәм биохимик анализлар өчен җиһазлар (дзета-сайзер «Malvern Zetasizer Nano ZS», нанодроп «Implan», микроцентрифугалар «Heltich» блок ПЦР-анализа «Biorad», флуороспектрометр LS-55 «Perkin-Elmer», цитометр BD FACSCanto II һ.б.).

Кафедрада «Микробиология һәм вирусология» юнәлеше буенча магистратура программасы эшләп килә.

Кафедра Алмания, АКШ, Мексика, Франция, Латвия, Мисыр, Вьетнам һ.б. ил галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора. Кафедра нигезендә өч халыкара лаборатория ачылды. Ааларда югары квалификацияле Алмания һәм АКШ галимнәре эшли. Кафедраның яшь белгечләре DAAD һәм Фулбрайт грантларын отып чит илләрдә стажировка үтә.

Мәскәүдә узган (2016 ел, 23-25 ноябрь) ICOMID (International Conference of Microbial Diversity) халыкара съездында Микробиология кафедрасы мөдире профессор А. И. Раппопорт  (Латвия дәүләт университеты, Рига) һәм КФУның Микробиология кафедрасы мөдире профессор О. Н. Ильинская хезмәттәшлек турында килешү төзү теләген белдерә.

РФ ндә эшләп килүче иң яхшы академик учреждениеләр, шулай ук оешма һәм ширкәтләр белемле микробиологларга мохтаҗ булуларын җиткерәләр. Әлеге кафедраны тәмамлаучы студентларның 30-40% ел саен КФУ, КИББ КазНЦ РАН, РФАнең Пущинский фәнни үзәге аспирантурасына, чит ил университетларында эшләп килә торган магистратура һәм аспирантура программаларына укырга керәләр.

Кафедрада укуны тәмамлаучылар медицина учреждениеләре лабораторияләрендә, биохимия һәм бактериология лабораторияләрендә, СПИД-үзәгендә, СЭС; судмедэкспертиза лабораторияләрендә; фәнни-җитештерү оешмаларының биология һәм химия, аналитик лабораторияләрендә (ААҖ «Оргсинтез», Казан, НПО «Холод», Яр Чаллы); азык-төлек һәм дару җитештерү сыйфатын тикшерү хезмәтләрендә; теплица агрокомбинатларында эшлиләр.

Кафедра микробиология белән шөгыльләнергә теләүче студентларны шатланып кабул итәчәк!