Тормыш иминлеге һәм гомуми физик хәзерлек кафедрасы

1980нче елның 1нче сентябреннән РСФСР  Хөкүмәтенең  727нче номерлы карары  нигезендә (1978нче елның 25нче август карары)  Казан дәүләт педагогия институтында хәрби кафедра оеша.

Кафедрада коры җир гаскәрләренең  мотоукчылар бүлекчәсе командирлары һәм аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары белгечлеге буенча запастагы офицерлар әзерләү һәм психолог-офицерлар  укыту  эшчәнлеге белән шөгыльләнә.  Уку процессы махсус проект буенча 1983 елда төзелгән бинада үткәрелә. Әлеге бина физик тәрбия бирү факультеты деканы, профессор Р. А. Абзалов ярдәме һәм катнашында  торгызыла.

Иң беренче булып, белгечлек буенча әзерлекне Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан физик тәрбия факультеты  студентлары гына үтә.  1990нчыелның  икенче яртысыннан запастагы офицерлар программасына Институтның барлык факультетлары студентларын җәлеп итә башлыйлар.

1980нче елдан 2003нче елга кадәр хәзерлекне 812 запастагы офицер үтә.

Илдәге иҗтимагый-сәяси вәзгыять алышыну сәбәпле (1990нчы елдагы хәл), югары профессиональ белем бирү системасына яңа иҗтимагый заказ ясала, беренче урында гадәттән тыш хәлләр карала.

2003нче елның 24нче апреленнән КДПУ Гыйлми советы карары һәм ректор боерыгы нигезендә, аеруча мөһим һәм кирәкле белгечләр әзерләү максатыннан, тормыш иминлеге кафедрасы төзелә. Яңа кафедраның матди нигезен  хәрби кафедра милке тәшкил итә.  Элеккеге кафедраның кайбер укытучылары яңа оешкан кафедрада эшли башлыйлар.

Кафедраны педагогия фәннәре кандидаты, алга таба фәннәр докторы,  доцент Радик Хәмит улы Яруллин җитәкли.

Кафедрага профессор Р.А.Абзалов мәктәбенең яшь галимнәре эшкә килә: биология фәннәре кандидатлары Р.Р.Абзалов, Л.Т.Миннәхмәтова, А.А.Мисбахов, ассистент С.С.Рябышева, шулай ук элекке хәрби кафедрының өлкән укытучысы  С.С.Юрлов (алга таба ул кафедра мөдире вазифаларын башкара башлый).

Кафедра физик тәрбия бирү һәм тормыш иминлеге укытучылары әзерли башлый. 2008 нче елда 033300.00 “Тормыш иминлеге” белгечлеге  һәм өстәмә белгечлек белән,  “Тормыш иминлеге һәм физик тәрбия укытучысы” квалификациясенә ия беренче чыгарылыш була.

Елдан ел кафедра составы алышына, ләкин гомумһөнәри һәм профильле дисциплиналарны сыйфатлы итеп укыту дәрәҗәсе кимеми, тормыш иминлеге нигезләре укытучылары әзерләнә.

Хәзерге вакытта тормыш  иминлеге һәм  гомуми физик хәзерлек кафедрасы җитәкчесе  вазифаларын социология фәннәре кандидаты, доцент Мустаев Рим Шаһгали улы башкара. Кафедрада 6 кеше эшли: 1 фәннәр докторы, профессор; 4 фәннәр кандидаты, доцентлар һәм 1  өлкән лаборант.