Кафедра мөдире: биология фәне докторы Рәмзия Галләм кызы Киямова
Казан (Идел буе) федераль университетында 2013 елда биохимия һәм биотехнология кафедралары кушылып, биохимия һәм биотехнология кафедрасы барлыкка килә. Яңа оешкан кафедра, элекке фәнни һәм белем бирү традицияләренә, хезмәткәрләрнең тәҗрибә һәм һөнәри осталыгына таянып, ныклы адымнар белән уңышларын арттыра.
Биохимия кафедрасы Европадагы иң беренче биохимия кафедрасы. Ул 1863 елда А.Я. Данилевский тарафыннан оештырыла. Медицина химиясе, физиология һәм фармакология өлкәсенә караган беренче эзләнүләр хәзерге «Бутлеров» институты бинасында үткәрелгән. Монда төрле вакытларда В.А. Энгельгардт, А.А. Баев, И.А. Тарчевский, В.Г.Винтер кебек атаклы белгечләр эшләгәннәр. Институтта XIX-XX гасыр биологик фәненең асылын үзгәрткән күп санлы ачышлар ясалган.
1871 елда кафедра коллективы тарафыннан «Аксымлы матдәләренең таркалу продуктының физик һәм химик төзелешен һәм аларның төрле төрләре арасындагы генетик мөнәсәбәтләрне тикшерү» дип аталган хезмәт бастырылы. Анда аксым төзелешенең полипептид теориясенең нигезенә салынган һәм эчтәлегендә ферментлар эшчәнлегенең кире тәэсире идеясе яткан берничә тәгълимат тәкъдим ителә. Казан университетында 1871 елга кадәр кафедра белән А.Я.Данилевский җитәкчелек итә. Аның варислары А.Я. Щербаков һәм А.А. Панормов булганнар.
1929 елдан башлап 1933 елга кадәр биохимия кафедрасын В.А. Энгельгардт җитәкли. Бу елларда университета тормыш өчен аеруча кирәкле фундаменталь процесс ачыла. Ул күзәнәкләрнең сулавы АТФ синтезына (күзәнәкнең төп энергия чыганагы) китерергә мөмкин икәнлекне ачыклый. В.А.Энгельгардтның бу хезмәте хәзерге вакытта биоэнергетика һәм тормышта АТФның роле турындагы күзаллауга нигез сала. Бу елларда В.А. Энгельгардт белән бергә биохимия кафедрасында А.А. Баев та эшли. Ул XX гасырның иң атаклы биохимикларның берсе була.
В.А.Энгельгардт һәм А.А.Баев башлаган хезмәтләрнең дәвамы кафедра хезмәткәрләренең фәнни хезмәтләрендә чагыла. 1965 елдан 1975 елга кадәр кафедра белән И.А. Тарчевский идарә итә. Ул фотосинтез процессын өйрәнү һәм үсемлекләрнең фосфор чыгару процессын тикшерү өлкәсендә танылган белгеч буларак дан казана.
Биохимия кафедрасының тикшеренү стратегиясына XX гасырның икенче яртысындагы Д. Уотсон һәм Ф. Крик тарафынна ясалган ике катлы ДНК спирале ачышы зур этәргеч ясый. Бу елларда кафедраның төп юнәлеше нуклеин кислотасы синтезы, төзелеше һәм нуклеинлы алмашу ферментларын өйрәнү белән бәйле була. Әлеге юнәлешне формалаштыруда 1963 елда Казан университетында М.И. Беляева җитәкчелегендә оештырылган һәм проблемалы эшчәнлек белән шөгыльләнүче лаборатория мөһим роль уйный. Ул яман шеш күзәнәгендәге нуклеин кислотасын һәм яман шешкә каршы дәва буларак нуклеазны тикшерү белән шөгыльләнә. Нәкъ шушы лабораторияда 60-ы елларның ахырында аспирант В.Г. Винтер (соңрак ( 1985нче елдан 2005 нче елга кадәр) КДУның биохимия кафедрасы мөдире булган) тарафыннан яман шеш күзәнәкләренең нуклеин кислотасы бүлеп чыгару мөкинлеге ачыклана.
Биотехнология кафедрасы 2011 елның сентябрендә ачыла һәм аның бурычы «биотехнология» профиле буенча белгечләр әзерләү, анаэроб бактерияләре физиологиясенең, үсемлекләр метаболизмы, микроб һәм үсемлектән ясалган БАВлар табу һ.б. фундаменталь һәм гамәли бурычларны үтәү була.
Хәзерге вакытта биохимия һәм биотехнология кафедрасы биомедицина фәне, биоинформатика, нанотехнология өлкәсендә белгечләр әзерләүдә лидерларның берсе. Монда абитуриентларга тулы уку циклы тәкъдим ителә, «Биохимия» юнәлеше буенча бакалаврлар укытыла, «Биохимия һәм молекуляр биология», «Медицина-биология фәннәре», «Биотехника системасы һәм технологияләре», «Биоинформатика» юнәлешләре буенча магистрлык программалары эшли, аспирантура бар.
Кафедраны тәмамлаучыларга эш базарында ихтияҗ зур. Алар түбәндәге өлкәләрдә уңышлы эшлиләр: медицина диагностикасы и криминалистикада, фармбизнес и фармацевтика сәнәгатендә, тармак тикшеренү үзәкләрендә, Россия һәм чит илләрнең белем бирү һәм фәнни учрежденияләрендә. Халыкара элемтәләрнең киң җәелүе кафедра студентларына һәм укуны тәмамлаучыларга үзләренең тикшеренү эшләрен Бөекбритания, Германия, Кытай, АКШ, Австралия, Төркия, Франция, Финляндия, Швеция, Дания, Голландия һәм башка илләрнең фәнни үзәкләрендә үткәрү мөмкинлеге тудыра. Шул ук вакытта студентлар белән аспирантларның үз тикшеренүләрен чит илгә чыкмыйча да дөнья дәрәҗәсендә үткәрү мөмкинлекләре бар. Бүгенге көндә биохимия һәм биотехнология кафедрасы лабораторияләре заманча фәнни һәм уку җиһазлары белән тәэмин ителгән.
Кафедра актив рәвештә гамәли юнәлештәге проектлар башкара. 6 кече инновацион предприятия төзелде һәм алар нәтиҗәле эшчәнлек алып баралар. Алар үсемлекләрне саклау һәм биосенсорлар өчен даруларны сынап карау, криминалистика, фермент препаратлары, үсемлекләрне саклау өчен уйлап табылган биопрепаратларга тест үткәрү белән шөгыльләнәләр. «Биомедицина технологияләре» һәм «Агробионанотехнологияләр» фәнни-укыту үзәкләре оештырылган. Кафедраны тәмамлаучылар бу үзәкләрдә дә эшкә калалар.