Фундаменталь медицина һәм биология институты

Фундаменталь медицина һәм биология институты КФУның югары үсешкә ия булган һәм бик тиз үсә торган интитутларының берсе. Аның составында 60 тан артык бүлекчә эшли (кафедралар, фәнни-тикшеренү лабораторияләре, 2 нче номерлы Республика клиник хастаханәсе, музейлар, ботаник бакча һ. б.).

Институтта Биомедицина, геном һәм протеом үзәкләре, нейробиология лабораториясе, биобанк, биомедицина микроскопиясе үзәге, виварий, клиник-диагностика лабораториясе, фәнни-укыту фармацевтика үзәге һәм башка югары технологияләр белән җиһазландырылган  лабораторияләр, трансляцион медицина үзәген үз эченә алган бар.

Фундаменталь медицина һәм биология институтында сырхауханә моделен, стоматологик фантомлы класс һәм симуляторлар ясау буенча инжиниринг үзәкне үз эченә алган уникаль Симуляцион медицина үзәге булдырылды.

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында түбәндәге актуаль фәнни юнәлешләр үстерелә:

  • фундаменталь медицина (молекуляр биомедицина, биомедицина инженериясе),
  • нейробиология,
  • регенератив һәм трансляция медицинасы,
  • геномика,
  • протеомика һәм биотехнология,
  • фармацевтика,
  • бионанотехнология һәм биоматериаллар,
  • молекуляр-генетик,
  • тере системаларның функцияләвендә күзәнәк һәм популяция нигезләре,
  • космик биология.

Бүгенге көндә КФУ мәгариф һәм фән өлкәсендә актив эшчәнлек алып бара, 70 тәне артык илнең югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә, укыту рус һәм инглиз телләрендә алып барыла. Фундаменталь медицина һәм биология институтын тәмамлаучылар микроскопия, геннар диагностикасы, нанотехнологияләр, ЯМР, ЭПР өлкәләрендә эшли ала торган югары белем һәм һөнәри күнекмәләргә ия.