Яшьләр сәясәте, җәмгыяви сораулар һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасы департаменты

“Казан (Идел буе) федераль университеты” дәүләт автоном белем бирү югары һөнәри белем бирү оешмасының  Яшьләр сәясәте, җәмгыяви сораулар һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасы департаменты КФУ студентлары белән җәмгыяви һәм тәрбияви эш системасын һәм гомуми концепцияне реальләштерүне тәэмин итә.

Департаментның төп максаты – яшьләр дәүләт сәясәтен булдыруны тәэмин итү, студент яшьләрдә булган социаль сорауларны чишү, КФУда физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен башкару. Департамент директоры итеп Виноградова Юлия Владимир кызы белгеләнгән (“Идарә” бүлегендә карый аласыз).

КФУның Яшьләр сәясәте, җәмгыяви сораулар һәм физкультур-спорт тәрбиясе системасы департаменты эшчәнлеге үзенең билгеләнүе буенча түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән:

  • социаль яклауны һәм ярдәмне, көнкүрешне төзекләндерүне, сәламәтлекне саклауны, масскакүләм физкультура эшләрен оештыру.
  • тәрбия эшләрен, массакүләм мәдәни һәм иҗади эшчәнлекне оештыру һәм үткәрү;
  • студентларга һәм университетны тәмамлаучыларга эш табу буенча ярдәм итү;
  • беренче курс студентларында уку өлкәсендә уңышлы адаптацияләнүен тәэмин итү;
  • бүгенге җәмгыять шартларында әхлакый һәм рухи кыйммәтләрне үстерүгә юнәлтелгән оптималь мәдәни мохитне булдыру;
  • студентларның интеллектуаль, мәдәни, рухи һәм физик ихтыяҗын канәгатьләндерү;
  • университетның традицияләрен саклау һәм арттыру, аның тарихын, символикасын, КФУда белем алуның престижлыгын пропагандалау;
  • КФУ хезмәтенең һәм бүлекчәләренең социаль һәм тәрбияви эшләрне үткәрүдәге эшчәнлекләрен координацияләүне башкару;
  • социаль һәм тәрбияви юнәлештәге мәсҗәләләрне чишкәндә, студентларның профсоюз оешмалары, Координацион советның  студентлар гаммәви оешмалары һәм берлекләре һәм КФУның башка гаммәви студент оешмалары һәм берлекләре белән бергә эшләүне булдыру.

Департаментның эшчәнлеге түбәндәге бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән:

  • белем бирүнең сыйфаты өлкәсендә КФУның сәясәте һәм максатларын билгеләү;
  • , белем бирү эшчәнлеген лицензияләү, дәүләт аккредитациясе һәм төп белем бирү программаларын һөнәри-иҗтимагый аккредитацияләү мәсьәләләрен координацияләү;
  • заманча белем бирү технологияләре өлкәсендә иң яхшы үзебезнең ил һәм бөтендөнья практикаларын, югары һәм өстәмә белем бирү буенча югары сыйфат тәэмин итүгә юнәлтелгән өйрәтү формаларын һәм ысулларын өйрәнү һәм гамәлгә кертү, КФУда укыту системасын үстерү буенча тәкъдимнәр кертү;
  • белем бирү процессын оештыру буенча төп бүлекләрнең эшен планлаштыру һәм координацияләүне тормышка ашыру һәм төп белем бирү программаларын гамәлгә ашыруда сыйфатка контрольлек итү;
  • КФУның белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен, норматив-методик документларны эшләү һәм актуальләштерү;
  • КФУда белем бирүдә югары сыйфат тәэмин итү максатыннан, университетта белем бирү эшчәнлеге процессларын стандартлаштыру;
  • КФУның төп структур бүлекчәләрендә контроль-бәяләү чаралары үткәрү;
  • белем бирү торышына системалы күзәтү кертү, белем бирү программаларын гамәлгә ашыру процессында КФУ бүлекчәләре лицензия таләпләрен һәм аккредитация күрсәткечләрен үтәүне контрольдә тоту;
  • КФУның сыйфат менеджменты системасының төп юнәлешләре буенча эшчәнлеген оештыру, диагностика үткәрү һәм камилләштерү;
  • КФУда уку-укыту һәм укыту-методик эшнең эффективлыгын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү буенча гамәли рекомендацияләр әзерләү һәм тәкъдим итү;
  • фәнни-педагогик хезмәткәрләренең һәм Департамент хезмәткәрләренең профессиональ компетентлылыгын күтәрү;
  • белем бирүнең сыйфаты проблемалары буенча мәгълүмати-аналитик материаллар әзерләүне тәэмин итү, аларны тарату буенча чаралар оештыру һәм уздыру.