Перспектив үсеш үзәге

Казан университетының Перспектив үсеш үзәге (ПҮҮ) ректорның киңәшчеләре институты базасында  2007 нче елда оеша.

Үзәк КФУның үсеш стратегиясен эшли, аның тормышка ашырылуын тикшерә,   шулай ук эффектив үсешкә ирешүнең мөмкинлекләрен, юнәлешен координацияли.

Үзәкнең эшчәнлеге түбәндәге бурычларны үтәүгә юнәлтелгән:

  • КФУның Үсеш программасын һәм КФУның әйдәп баручы халыкара фәнни-укыту үзәкләре арасында конкурентлыкка сәләтлелеген үстерү программасын эшләү, төзәтмәләр кертү һәм үтәлешен контрольдә тоту;
  • КФУның конкурентлыкка сәләтлелекне үстерү (“юл картасы”) Программасының эш планын төзү, тарату һәм үтәлешен контрольдә тоту;
  • КФУны халыкара рейтингларда, Россия Федерациясе һәм регион масштабында үсеш-үзгәрештә күрсәтү, тәкъдир итү;
  • Югары белем үсешенә кагылышлы глобаль, милли мәсьәләләрне, регионның тәкъдимнәрен анализлау;
  • КФУда барган процессларны тикшерү һәм бәяләү.

Үзәккә түбәндәге вазифаларны үтәү йөкләнгән:

  • КФУның үсеш Программасы һәм КФУның конкурентлыкка сәләтлелекне үстерү (“юл картасы”) Программасының төп күрсәткечләренә ирешү мөмкинлекләрен  координацияләү;
  • КФУ эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны туплау һәм системага салу, мәгълүмати-аналитик хисап әзерләү;
  • КФУның стратегик үсешенә бәйле эшчәнлеге кысаларында финанс-көнкүреш эшчәнлеген планлаштыру;
  • Алдынгы халыкара һәм милли рейтинг оешмалары белән бәйләнешләр булдыру, дөнья һәм Россия киңлекләрендә КФУны уңышлы тәкъдим итү өчен кирәкле мәгълүматларны туплау һәм системага салу;
  • КФУның өстенлекле юнәлешләрен икътисади яктан нигезләү;
  • Халыкара, федераль, регион һәм башка төрле программаларда катнашу өчен гаризалар, конкурс документларын эшләү;
  • КФУ ның стратегик үсеш программалары кысасында төп һәм ярдәмче структур берәмлекләр эшчәнлегенең эффективлыгын тикшерү, бәяләү;
  • КФУның төп структур берәмлекләренең һәм фәнни-педагогик кадрларының үз институты күләмендәге һәм шәхси  рейтингларын төзү өчен кирәкле мәгълүматларны туплау һәм системага салу, методологиясен эшләү;
  • югары белем системасы үсешендәге актуаль проблемаларга күзәтү ясау, мәгълүмати-аналитик докладлар әзерләү;
  • КФУ белән идарә итү системасын камилләштерү механизмнарын эшләү;
  • КФУның приоритетлы үсеш юнәлешләре буенча Халыкара һәм Россия компанияләре, Россия Федерациясе субъектлары белән бәйләнешләрен оештыру, уртак программа һәм проектлар эшләү.