Документ әйләнеше һәм күзәтү идарәсе

Документ әйләнеше һәм күзәтү идарәсе КФУның структуралы идарә итү бүлекчәсе булып тора.

Идарә ректорның 10.02.2012 елдан №01-06/51нче боерыгы ярдәмендә документ һәм мәгълүмат белән тәэмин ителеш бүлеген реорганизацияләү юлы белән төзелде.

Идарәне идарә итү башлыгы җитәкли.

КФУның һәм структур бүлекчәләрнең идарәсенә  документ тәэмин ителешен камилләштерү өлкәсендәге норматив һәм методик документларны эшләү һәм кертеп җибәрү;

Документ әйләнешен оптимизацияләү, КФУда һәм структур бүлекчәләрдә  документ шәкелләрен унификацияләү;

Документлаштыру  һәм документ белән эшләүне оештыруның бердәм тәртибен булдыру; мәгълүмат эзләү системаларын төзү, эш барышын һәм документларны гамәлдәге нормативлар буенча архивка тапшырырга  әзерләүне күзәтү;

КФУ хезмәтенең һәм  структур бүлекчәләренең оештыру һәм документ буенча эшчәнлеген тәэмин итү, аларның  канцелярияне рациональ алып барулары;

КФУ бүлекләренең һәм хезмәтләренең канцелярия, документ әйләнеше белән бәйле эшчәнлеген координацияләү;

Ректорның, югарыда торучы дәүләт органнарының боерыкларын, күрсәтмәләр һәм йөкләмәләрен үтәлешен контрольдә тотуны оештыру;

КФУ ректорының КФУ кунакларына бүләкләр, мактаулы исемнәр һәм КФУның башка мактау билгеләрен бирү тантаналарын әзерләү һәм оештыру;

Ректор, аерым очракларда президент, КФУ проректорлары өчен белешмә һәм аналитик характердагы чыгышлар өчен материаллар әзерләүне тәэмин итү;

Ректор, КФУ президентының КФУ Интернет-порталындагы шәхси битләренең мәгълүмати тәэмин ителешендә катнашу;

“Казанский университет” газетасына, КФУ тарихы Музеена һәм КФУның башка бүлекчәләренә рәсми һәм башка характердагы текст әзерләүдә катнашу;

Күзәтү советы, Попечительләр советы, Административ совет, ректорат һәм Татарстан Республикасы югары уку йортларының Ректорлар советы утырышлары өчен таратма материаллар әзерләү һәм тарату;

Күзәтү советы, Попечительләр советы, Административ совет, ректорат һәм Татарстан Республикасы югары уку йортларының Ректорлар советы карарларын язып бару, күзәтү, җыеп алу, мониторинг, системалаштыру һәм аларның үтәлеше турындагы мәгълүматны гомумиләштерү;

КФУ ректорнының рәсми документларын, рәсми һәм эш визитларын әзерләгәндә вәкаләтле федераль органнар, Россия тышкы эшләр министрлыгы, Россия Федерациясенең чит илләрдәге оешмалары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге һәм чит илләрдәге вәкиллекләре белән хезмәттәшлек итү; КФУда югары сыйфатлы спичрайтинг традицияләрен формалаштыру.