Метрология, сертификацияләү һәм стандартлаштыру бүлеге

Метрология, сертификацияләү һәм стандартлаштыру бүлеге (ОМСС) белем бирүнең һәм үткәрелә торган фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренең (НИОКР). сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтен арттыру максатында, КФУда метрологик тикшерү, сертификацияләү һәм стандартлаштыруны оештыру буенча эшләр үткәрә.

ОМСС Федераль закон № 102-ФЗ номерлы «Об обеспечении единства измерений (Үлчәү бердәмлеген тәэмин итү турында)», № 184 ФЗ номерлы «О техническом регулировании (Техник җайга салу турында)», №  162 ФЗ номерлы «О стандартизации в Российской Федерации (Россия Федерациясендә стандартлаштыру турында)» Федераль законнарының һәм башка норматив-хокукый документларның үтәлешен тормышка ашыра.

Бүлекнең эшчәнлеге түбәндәге бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән:

  • бирелгән өлкәсе юнәлешендәге таләпләргә туры килү-килмәүне (сертификатцияләү) һәм аккредитацияне раслау буенча эшләрне оештыру;
  • фәнни тикшеренүләрдә һәм уку процессында фәнни җиһазлар кулланганда, дәүләт һәм тармак стандартларының үтәлешен һәм аларны эксплуатацияләүнең нормалары һәм техник шартлары үтәлешен контрольдә тоту;
  • КФУ кафедраларында, лабораторияләрендә һәм башка фәнни бүлекчәләрендә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен аналитик җиһазлар кулланып башкарган очракта, үлчәүләрнең дөреслеген тәэмин итү максатларында, фәнни җиһазларны, тикшерүне оештыру;

Әлеге бурычларны үтәү өчен, ОМСС түбәндәге төп функцияләрне башкара:

  • фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен метрологик тәэмин итү (“метрология” юнәлеше);
  • уздырыла торган фәнни тикшеренүләр һәм уку процессының билгеләнгән стандартларга, нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килүенә контрольлек итү (“нормоконтроль” юнәлеше);
  • сертификацияләү буенча эшләр үткәрү (“сертификация” юнәлеше).