Хисапчы исәп-хисабы департаменты

Казан федераль университетының Хисапчы исәп-хисабы департаменты хисапчы һәм салым исәбен Россия Федерациясе кануннары таләпләре нигезендә тәэмин итә, шулай ук хисапчы хисабының эчке һәм тышкы кулланучыларын мөлкәтнең, мөлкәт формалашу чыганакларының, КФУ бурычларының хәле һәм хәрәкәте турында тулы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итә.

ХИХД эшчәнлеге үзенең билгеләнүе белән түбәндәге бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән:

  • Финанс һәм финанс булмаган активлар,  йөкләмәләр, аларны үзгәртә ала торган операцияләр турындагы акчалата мәгълүматны системалы туплау, теркәү һәм гомумиләштерү ярдәмендә хуҗалык барышы һәм КФУ эшчәнлегенең нәтиҗәсе турында системалы, тулы һәм дөрес мәгълүмат формалаштыру.
  • Бюджет һәм салым кануннары таләпләре нигезендә бюджет, эшмәкәрлек һәм башка керем бирә торган эшчәнлек хисабына бәйле керем һәм чыгымны аерым исәпләүне башкару.
  • Кабул ителгән тәртиптәге норма, норматив һәм сметаларга яраклаштырып мөлкәтнең булуын һәм хәрәкәтен, материаль, хезмәт һәм финанс ресурсларын куллануны контрольдә тоту белән тәэмин итү.
  • Финанс-хуҗалык эшчәнлегендәге негатив күренешләрне үз вакытында кисәтү, эчке хуҗалык ресурсларын табу һәм мобилизацияләү.

Әлеге Нигезләмәдәге бурычларга нигезләнеп, ХИХДка түбәндәге функцияләрне үтәү йөкләнгән:

  • Финанс документларны үз вакытында һәм дөрес теркәү, башкарыла торган операцияләрнең законлы башкарылуын алдан ук контрольдә тотуны тәэмин итү.
  • Кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, финанс чараларын аларның билгеләнү максатыннан чыгып, бүлеп бирелгән ассигнованиеләрдән, кабул ителгән бюджет йөкләмәсенең лимитыннан, эшмәкәрлек һәм керем бирә торган башка эшчәнлекнең керем һәм чыгымнарын күрсәткән кабул ителгән сметалардан чыгып  дөрес һәм сакчыл куллану өлкәсендәге контрольне тәэмин итү.
  • Аерым балансны һәм Федераль казначейлык, кредит оешмаларындагы шәхси исәпләрен (лицевой счёт)  булдыру өлкәсендә КФУның аерылып чыккан структуралы бүлекчәләрен финанслау, шулай ук хисапчы һәм салым исәбе куелышын контрольдә тоту.
  • КФУның структуралы бүлекчәләренә аерым баланс булдыру өлкәсендәге хисапчы хезмәтенең методик һәм методологик тәэмин ителешен булдыру.
  • исәп сәясәте һәм консолидация кагыйдәләре, РФнең бюджет һәм салым кануннарына нигезләнеп КФУның хисапчы һәм салым консолидар хисабын төзү. КФУның статистик хисабы өчен мәгълүматларны формалаштыру.
  • Хисапчы хисабы чараларына (инвентаризация) таянып, шулай ук акча, төп чаралар һәм саклану урыннарындагы, куллану вакытындагы башка материаль кыйммәтләрне,  КФУ мөлкәтен саклауда контрольне булдыру.
  • ХИХД тарафыннан кабул ителгән эшләр номенклатурасы буенча беренчел хисапчы документларын, хисапчы хисабы регистрларын, шул исәптән электрон мәгълүмат саклау чараларын, шулай ук башка документларны саклау, аларны архивка җибәрү һәм тиешле тәртип белән юк итү.