Җир-милек идарәсе

Җир-милек идарәсе (ҖМИ) КФУның идарә аппаратындагы структур берәмлек булып санала һәм турыдан-туры ректорга буйсына. ҖМИ эшчәнлеген икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректор Сафиуллин Марат Рәшит улы җитәкли.  Идарә КФУның җир-милек өлкәсендәге сәясәтен тормышка ашыруны, федераль милектә булып саналган һәм КФУга беркетелгән күчемсез милек белән идарә итүне, КФУга чикләнмәгән вакытка яки башка шартларда бирелгән җир кишәрлекләрен  максатчан куллануны тәэмин итү максатыннан чыгып оештырыла.

Җир-милек идарәсе белән ҖМИ җитәкчесе идарә итә.

Җир-милек идарәсенә түбәндәге бурычларны үтәү йөкләнгән:

  • КФУның күчемсез милек объектларына хокукларын формалаштыру;
  • Күчемсез милекнең хисабын алып бару эшен оештыру;
  • Күчемсез милек объектларыннан эффектив файдалану, шулай ук аларны арендага тапшыру, куллануга бәйле башка төрле договорлар төзү эшчәнлеген оештыру;
  • КФУның күчемсез милек объектларының кулланылышын координацияләү;
  • Идарәгә кагылышлы башка мәгълүматлар буенча хисап тоту.

Җир-милек идарәсенә 3 бүлек карый:

  • Инвентаризацияләү бүлеге;
  • Җир мәсьәләләре бүлеге;
  • Милек мәсьәләләре бүлеге.