Эчке аудит, идарә исәбе, нормалаштыру идарәсе

Эчке аудит, идарә исәбе, нормалаштыру идарәсе “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автоном югары һәм һөнәри белем бирү оешмасының идарә итә торган структур бүлекчәсе булып тора.

Идарә КФУда исәпләү-анализлау һәм норматив эш белән тәэмин итүне башкара. Ул КФУның идарә звеносына финанс-хуҗалык эшчәнлеген планлаштыруны булдыру, контроль һәм анализ өчен, шулай ук идарә карарларын кабул итү өчен кирәк булган идентификация, үлчәү, финанс һәм башка мәгълүматны әзерләү һәм тәкъдим итү эшләрен башкара. КФУның структур бүлекчәләреннән алынган мәгълүматны куллану ярдәмендә идарәчелек хисабы күрсәткечләрен (финанс эшчәнлек күрсәткечләрен) формалаштыра. Идарәчелек хисабы буенча методологик документация әзерли,  КФУ бүлекчәләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге өчен экономик норма һәм нормативларны нигезли һәм кертеп җибәрә. КФУның структур бүлекчәләренең хуҗалык эшчәнлеге, мөлкәте, эчке финанс күрсәткечләре аудиты буенча эшне оештыра һәм алып бара, аудитор һәм контрольне оештыра һәм тикшерүләрнең нәтиҗәләрен КФУ җитәкчелегенә җибәрә.