Инновацион үсеш идарәсе

Идарәнең төп максаты – Казан университеты галимнәре тарафыннан эшләнгән инновацион проектларны  коммерцияләштерү һәм сәүдә базарына чыгару, бизнес һәм фән өлкәсе арасында бәйләнешләр булдыру, коммерция шартларында кулланырга мөмкин булган фәнни эшкәртмәләр белән конкурс һәм грантларда катнашу. Идарәнең эшчәнлеге КФУның РФ эре фәнни үзәге кенә түгел, инновацион үзәге буларак та статусын, дәрәҗәсен күтәрүгә йөз тота.

Инновацион үсеш идарәсе фәнни-эзләнү һәм конструкторлык эшләренең таралыш һәм кулланылыш даирәсен киңәйтү белән шөгыльләнә. Төп игътибар яшь галимнәрнең, аспирант һәм студентларның фәнни проектларына юнәлтелә, Россия һәм чит ил университетлары, технологик үзәкләре, технопарклар, бизнес-инкубаторлар белән бәйләнешләр булдыруга басым ясала.

Инновацион үсеш идарәсе инновацион проектларга экспертиза үткәрә, кече инновацион предприятиеләрне оештыруга һәм аларның алга таба эшчәнлегенә ярдәм күрсәтә.

Инновацион үсеш идарәсенә КФУның Үсеш Программасындагы инновацион инфраструктураны киңәйтү һәм перспектив үсеш программасы – 219 кысаларындагы инновацион инфрастуктураны комлекслы үстерү бурычы йөкләнгән.