Тышкы элемтә департаменты

Казан федераль университетының Тышкы эшләр департаменты 2011 нче елның декабрендә төзелә. ТЭДның төп юнәлешләре булып халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм халыкара белем бирүне күтәрү тора.

Халыкара хезмәттәшлек үз эченә киң спектр сорау һәм бурычларны алып тора:

  • КФУның чит ил һәм Россия университетлары, фәнни үзәкләре, фондлары  һ.б. белән фәнни-белем бирү буенча хезмәттәшлекне үстерү;
  • КФУның студентлары, хезмәткәрләре һәм укытучылары өчен академик мобильлек программаларын оештыру;
  • рәсми чит ил делегацияләрен, шулай ук аерым галимнәрне һәм специалистларны каршы алу һәм озатып бару;
  • КФУда  халыкара чаралар үткәрелгәндә оештыру ягыннан ярдәм итү;
  • КФУ бүлекчәләренең проект эшчәнлеген үстерү һәм аларга булышлык, шул исәптән халыкара фәнни-белем бирү грантлары кысаларнда;
  • КФУ һәм аның бүлекчәләренең халыкара эшчәнлеген күзәтү һәм анализлау;
  • Халыкара белем бирүне үстерү түбәндәге бурычлар комплексы исәбенә бара:
  • КФУда чит ил гражданнарын кабул итү һәм аларга белем бирүне оештыру;
  • КФУда чит илдән килеп укучыларга уку шартларына һәм яңа шартларда социальләшүдә ярдәм итүне булдыру;
  • студент тормышын интернациональләштерү, чит илдән килеп укучылар үткәрә торган чараларда ярдәм итү.