Хокук идарәсе

Хокук идарәсе  Казан федераль университеты эшчәнлеген хокукый тәэмин итү һәм башка контрагентлар белән бәйләнешләрдә КФУ мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау  максатыннан оештырыла.

Хокук идарәсе белән җитәкче идарә итә.

Хокук идарәсенең бурычлары:

  • Дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында, суд оешмаларында  һәм башка оешмаларда, ректор тарафыннан бирелгән ышанычнамә нигезендә, КФУ мәнфәгатьләрен яклау;
  • КФУ белән төзелгән договорларны (милеккә кагылышлы һәм 100 мең сумнан арткан килешүләрдән тыш) әзерләү, анализлау, килештерү;
  • КФУ катнашында төзелгән договорларга (милеккә кагылышлы һәм 100 мең сумнан арткан килешүләрдән тыш) булган дәгъваларны тикшерү.

Хокук идарәсенең вазифалары: 

  • КФУның локаль актларын эшләү һәм редакцияләүдә катнаша, аларга хокукый яктан экспертиза үткәрә һәм виза сала;
  • Үз компетенциясе кысаларында КФУ исеменнән киткән хат проектларының Россия Федерациясе кануннарына туры килүен тикшерә;
  • КФУ төзегән договор, килешү һәм дәүләт контрактлары проектларының Россия Федерациясе кануннарына туры килүен тикшерә, Россия Федерациясе кануннарына туры килмәгән өлешләрне төзәтүгә кагылышлы киңәшләр бирә;
  • КФУ эшчәнлегендә туган хокукый сорауларга җаваплар әзерли;
  • Үз компетенциясе кысаларында Хокук идарәсенә һәм аның составына кергән бүлекләргә караган документларны эшли, эчке корреспонденция һәм башка мәгълүматларны формалаштыра, саклый һәм җибәрә / кабул итә;
  • ректор күрсәтмәләрен үз вакытында башкара;
  • үз компетенцияләре кысаларында чикләнгән таралышка ия булырга тиешле  мәгълүматларны саклый;
  • Хокук идарәсе эшчәнлеге барышына бәйле документларны туплый, саклый;
  • Хокук идарәсенә кергән документларга хокукый экспертиза үткәрә;
  • контрагентлар тарафыннан тәкъдим ителгән договор проектларының шартларын тикшерә һәм килештерә;
  • фикер каршылыгы беркетмәләрен төзи;
  • контрагентлар тарафыннан җибәрелгән фикер каршылыгы беркетмәләрен карый, тикшерә;
  • договорлар (милеккә кагылышлы һәм 100 мең сумнан арткан килешүләрдән тыш) төзүгә бәйле контрагентларның вәкаләтле вәкилләрен кабул итә;
  • контрагентларның төзелгән договорларга (милеккә кагылышлы һәм 100 мең сумнан арткан килешүләрдән тыш) кагылышлы фикерләрен һәм өстәмәләрен тикшерә;
  • төзелгән договорларга үзгәреш проектларын әзерли;
  • контрагентлар белән каршылыкларны мәхкәмәгә кадәр чишү юлларын эзли һәм чараларын күрә;
  • контрагентлар турында мәгълүматларны системалаштыра;
  • бухгалтерия тарафыннан әзерләнгән материалларны тикшерә, дәгъвалый, КФУның структур берәмлекләренә методик ярдәм күрсәтә;
  • дәгъва нәтиҗәләрен туплый һәм анализлый, договорларның юридик яктан тутырылышын (милеккә кагылышлы һәм 100 мең сумнан арткан килешүләрдән тыш) бәяли;
  • ректор тарафыннан бирелгән ышанычнамә нигезендә Россия Федерациясе мәхкәмәләрендә, хокукый мәсьәләләр каралган очракта, дәүләт органнарында, РФ субъектларында, җирле үзидарә органнарында КФУ мәнфәгатьләрен яклый;
  • КФУга кагылышлы булган мәхкәмә актларын һәм башка актларны исәптә һәм контрольдә тота;
  • үз вәкаләтләре кысаларында булган башка вазифаларны да башкара.

Хокук идарәсе составында ике бүлек эшләп килә: хокук бүлеге һәм дәгъва бүлеге

Хокук бүлеге хокукый яктан КФУ мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә эшли.

Хокук бүлегенең бурычлары:

  • КФУ эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү;
  • ректорның ышанычнамәсе нигезендә мәхкәмә органнарында КФУ мәнфәгатьләрен яклау.

Хокук бүлегенең вазифалары:

  • КФУның локаль актларын эшләүдә һәм редакцияләүдә катнаша, аларны тикшерә һәм виза сала;
  • Үз компетенциясенә туры килгән мәсьәләләргә бәйле булган очракта, КФУ исеменнән җибәрелгән хат проектларының Россия Федерациясе кануннарына туры килү-килмәвен тикшерә һәм виза сала;
  • КФУ белән төзелгән договор, килешү проектларының Россия Федерациясе кануннарына туры килү-килмәвен тикшерә һәм виза сала;
  • хокук бүлегенең эшчәнлегенә бәйле документларны туплый һәм саклый;
  • хокук бүлегенә кергән документларга хокукый яктан экспертиза үткәрә;
  • үз вәкаләтләре кысаларында булган башка вазифаларны да башкара.

Дәгъва бүлеге контрагентлар белән бәйләнешләрдә КФУ хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклый.

Дәгъва бүлегенең бурычлары:

  • КФУ белән төзелгән договорларга карата дәгъва эшен    алып бара;
  • КФУ белән төзелә торган договорларны әзерли, анализлый, килештерә.

Дәгъва бүлегенең вазифалары:

Договорлар өлкәсендә:

  • КФУ белән төзелгән договор проектларының, дәүләт контрактлары һәм килешүләренең Россия Федерациясе кануннарына туры килү-килмәвен тикшерә, Россия Федерациясе кануннарына туры килмәгән очракта, аларны төзәтү юлларын тәкъдим итә;
  • конратегентлар тарафыннан эшләнгән договор проектларының шартларын тикшерә һәм килештерә;
  • фикер каршылыкларына бәйле беркетмәләрне тутыра;
  • контрагентларның договорларга мөнәсәбәтле әйтелгән фикерләрен тикшерә һәм килештерә;
  • Төзелә торган договорларга кертелгән үзгәреш һәм өстәмәләрнең беркетмәсен әзерли, аларны контрагентларга җибәрә;
  • контрагентлар белән договорлардагы үзгәрешләргә һәм өстәмәләргә бәйле каршылыкларны мәхкәмәгә кадәр килештерү, чишү юлларын эзли;
  • КФУдагы структур берәмлекләрнең договор шартларын үтәвен контрольдә тота;
  • контрагентлар турында мәгълүматларны туплый һәм системага сала:
    • Хокукый яктан оештыру формасы;
    • Аралашу өчен адреслар;
    • түләү реквизитлары;
    • телефон, факс номерлары;
    • җитәкче һәм әйдәп баручы белгечләрнең исем, фамилиясе һәм әтисенең исеме;
    • договор шартларының намуслы һәм нәтиҗәле үтәлеше;
  • алдагы елларда договорларның төзелү һәм үтәлү нәтиҗәсен анализлый.

Дәгъва эшләре өлкәсендә:

  • договор шартлары үтәлмәгән очракта контрагентларга җибәреләсе дәгъва материалларын әзерли;
  • контрагентларга дәгъва материалларын җибәрә;
  • контрагентларның КФУның договор шартларын үтәмәвенә бәйле дәгъваларын тикшерә;
  • дәгъваларга җавап әзерли (канәгатьләндерүе турында; өлешчә канәгатьләндерүе турында; дәгъвалар белән бөтенләй килешмәү  хакында;
  • контрагентларның дәгъваларда күрсәтелгән таләпләренең үтәлү-үтәлмәвен күз уңында тота (канәгатьләндергән һәм өлешчә канәгатьләндергән очракта);
  • конратегентлар тарафыннан белдерелгән дәгъваларның үтәлешен контрольдә тота, хисап бирә;
  • хокукый мәсьәләләр каралган очракта, ректорның ышанычнамәсе нигезендә, Россия Федерациясе мәхкәмә органнарында, Россия Федерациясе дәүләт органнарында, Россия Федерациясе субъектларында, җирле үзидарә органнарында КФУ мәнфәгатьләрен тәкъдим итә;
  • Үз вазифалары кысаларында, КФУга бәйле булган мәхкәмә актларының үтәлешен исәптә һәм контрольдә тота;
  • КФУ ректоры һәм Хокук идарәсе җитәкчесе тарафыннан бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тәэмин итә;
  • үз компетенциясе кысаларында чикле таралышка ия мәгълүматларны саклый;
  • договор бүлеге эшчәнлегенә бәйле документларны туплый һәм саклый;
  • үз вәкаләтләре кысаларында булган башка вазифаларны да башкара.