Мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты КФУ ректорының 2011 елның  26 сентябреннән №01-06/432нче  боерыгы буенча 3 югары уку йортының (КФУ, КГФЭИ һәм ТГГПУ) Мәгълүмати технологияләр үзәген кушу хисабына төзелгән.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты КФУның  КФУ мәгълүмати инфраструктурасының үсешен һәм эшләвен, аның региональ һәм дөньякүләм мәгълүмати киңлек белән элемтәсен тәэмин итә торган, уку барышын, фәнни-тикшеренү эшләрен, идарә итүне мәгълүматлаштыруның програм-техник чараларын эшкәртүне һәм гамәлгә кертүне гамәлгә ашыра торган, шулай ук яңа мәгълүмати технологияләр өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен үткәрә торган структур бүлекчәсе булып тора.

КФУның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты КФУдагы бизнес барышын IT-технологияләр хисабына оптимизацияләү өчен булдырылды.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаментына булган үзегезнең барлык күрсәтмә һәм тәкъдимнәрегезне dis@kpfu.ru  адресына юллый аласыз.