Метрология, сертификацияләү һәм стандартлаштыру бүлеге (ОМСС) белем бирүнең һәм үткәрелә торган фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренең (НИОКР). сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтен арттыру максатында, КФУда метрологик тикшерү, сертификацияләү һәм стандартлаштыруны оештыру буенча эшләр үткәрә.
ОМСС Федераль закон № 102-ФЗ номерлы «Об обеспечении единства измерений (Үлчәү бердәмлеген тәэмин итү турында)», № 184 ФЗ номерлы «О техническом регулировании (Техник җайга салу турында)», № 162 ФЗ номерлы «О стандартизации в Российской Федерации (Россия Федерациясендә стандартлаштыру турында)» Федераль законнарының һәм башка норматив-хокукый документларның үтәлешен тормышка ашыра.
Бүлекнең эшчәнлеге түбәндәге бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән:
- бирелгән өлкәсе юнәлешендәге таләпләргә туры килү-килмәүне (сертификатцияләү) һәм аккредитацияне раслау буенча эшләрне оештыру;
- фәнни тикшеренүләрдә һәм уку процессында фәнни җиһазлар кулланганда, дәүләт һәм тармак стандартларының үтәлешен һәм аларны эксплуатацияләүнең нормалары һәм техник шартлары үтәлешен контрольдә тоту;
- КФУ кафедраларында, лабораторияләрендә һәм башка фәнни бүлекчәләрендә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен аналитик җиһазлар кулланып башкарган очракта, үлчәүләрнең дөреслеген тәэмин итү максатларында, фәнни җиһазларны, тикшерүне оештыру;
Әлеге бурычларны үтәү өчен, ОМСС түбәндәге төп функцияләрне башкара:
- фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен метрологик тәэмин итү (“метрология” юнәлеше);
- уздырыла торган фәнни тикшеренүләр һәм уку процессының билгеләнгән стандартларга, нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килүенә контрольлек итү (“нормоконтроль” юнәлеше);
- сертификацияләү буенча эшләр үткәрү (“сертификация” юнәлеше).