Хокук идарәсе Казан федераль университеты эшчәнлеген хокукый тәэмин итү һәм башка контрагентлар белән бәйләнешләрдә КФУ мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау максатыннан оештырыла.
Хокук идарәсе белән җитәкче идарә итә.
Хокук идарәсенең бурычлары:
- Дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында, суд оешмаларында һәм башка оешмаларда, ректор тарафыннан бирелгән ышанычнамә нигезендә, КФУ мәнфәгатьләрен яклау;
- КФУ белән төзелгән договорларны (милеккә кагылышлы һәм 100 мең сумнан арткан килешүләрдән тыш) әзерләү, анализлау, килештерү;
- КФУ катнашында төзелгән договорларга (милеккә кагылышлы һәм 100 мең сумнан арткан килешүләрдән тыш) булган дәгъваларны тикшерү.
Хокук идарәсенең вазифалары:
- КФУның локаль актларын эшләү һәм редакцияләүдә катнаша, аларга хокукый яктан экспертиза үткәрә һәм виза сала;
- Үз компетенциясе кысаларында КФУ исеменнән киткән хат проектларының Россия Федерациясе кануннарына туры килүен тикшерә;
- КФУ төзегән договор, килешү һәм дәүләт контрактлары проектларының Россия Федерациясе кануннарына туры килүен тикшерә, Россия Федерациясе кануннарына туры килмәгән өлешләрне төзәтүгә кагылышлы киңәшләр бирә;
- КФУ эшчәнлегендә туган хокукый сорауларга җаваплар әзерли;
- Үз компетенциясе кысаларында Хокук идарәсенә һәм аның составына кергән бүлекләргә караган документларны эшли, эчке корреспонденция һәм башка мәгълүматларны формалаштыра, саклый һәм җибәрә / кабул итә;
- ректор күрсәтмәләрен үз вакытында башкара;
- үз компетенцияләре кысаларында чикләнгән таралышка ия булырга тиешле мәгълүматларны саклый;
- Хокук идарәсе эшчәнлеге барышына бәйле документларны туплый, саклый;
- Хокук идарәсенә кергән документларга хокукый экспертиза үткәрә;
- контрагентлар тарафыннан тәкъдим ителгән договор проектларының шартларын тикшерә һәм килештерә;
- фикер каршылыгы беркетмәләрен төзи;
- контрагентлар тарафыннан җибәрелгән фикер каршылыгы беркетмәләрен карый, тикшерә;
- договорлар (милеккә кагылышлы һәм 100 мең сумнан арткан килешүләрдән тыш) төзүгә бәйле контрагентларның вәкаләтле вәкилләрен кабул итә;
- контрагентларның төзелгән договорларга (милеккә кагылышлы һәм 100 мең сумнан арткан килешүләрдән тыш) кагылышлы фикерләрен һәм өстәмәләрен тикшерә;
- төзелгән договорларга үзгәреш проектларын әзерли;
- контрагентлар белән каршылыкларны мәхкәмәгә кадәр чишү юлларын эзли һәм чараларын күрә;
- контрагентлар турында мәгълүматларны системалаштыра;
- бухгалтерия тарафыннан әзерләнгән материалларны тикшерә, дәгъвалый, КФУның структур берәмлекләренә методик ярдәм күрсәтә;
- дәгъва нәтиҗәләрен туплый һәм анализлый, договорларның юридик яктан тутырылышын (милеккә кагылышлы һәм 100 мең сумнан арткан килешүләрдән тыш) бәяли;
- ректор тарафыннан бирелгән ышанычнамә нигезендә Россия Федерациясе мәхкәмәләрендә, хокукый мәсьәләләр каралган очракта, дәүләт органнарында, РФ субъектларында, җирле үзидарә органнарында КФУ мәнфәгатьләрен яклый;
- КФУга кагылышлы булган мәхкәмә актларын һәм башка актларны исәптә һәм контрольдә тота;
- үз вәкаләтләре кысаларында булган башка вазифаларны да башкара.
Хокук идарәсе составында ике бүлек эшләп килә: хокук бүлеге һәм дәгъва бүлеге
Хокук бүлеге хокукый яктан КФУ мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә эшли.
Хокук бүлегенең бурычлары:
- КФУ эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү;
- ректорның ышанычнамәсе нигезендә мәхкәмә органнарында КФУ мәнфәгатьләрен яклау.
Хокук бүлегенең вазифалары:
- КФУның локаль актларын эшләүдә һәм редакцияләүдә катнаша, аларны тикшерә һәм виза сала;
- Үз компетенциясенә туры килгән мәсьәләләргә бәйле булган очракта, КФУ исеменнән җибәрелгән хат проектларының Россия Федерациясе кануннарына туры килү-килмәвен тикшерә һәм виза сала;
- КФУ белән төзелгән договор, килешү проектларының Россия Федерациясе кануннарына туры килү-килмәвен тикшерә һәм виза сала;
- хокук бүлегенең эшчәнлегенә бәйле документларны туплый һәм саклый;
- хокук бүлегенә кергән документларга хокукый яктан экспертиза үткәрә;
- үз вәкаләтләре кысаларында булган башка вазифаларны да башкара.
Дәгъва бүлеге контрагентлар белән бәйләнешләрдә КФУ хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклый.
Дәгъва бүлегенең бурычлары:
- КФУ белән төзелгән договорларга карата дәгъва эшен алып бара;
- КФУ белән төзелә торган договорларны әзерли, анализлый, килештерә.
Дәгъва бүлегенең вазифалары:
Договорлар өлкәсендә:
- КФУ белән төзелгән договор проектларының, дәүләт контрактлары һәм килешүләренең Россия Федерациясе кануннарына туры килү-килмәвен тикшерә, Россия Федерациясе кануннарына туры килмәгән очракта, аларны төзәтү юлларын тәкъдим итә;
- конратегентлар тарафыннан эшләнгән договор проектларының шартларын тикшерә һәм килештерә;
- фикер каршылыкларына бәйле беркетмәләрне тутыра;
- контрагентларның договорларга мөнәсәбәтле әйтелгән фикерләрен тикшерә һәм килештерә;
- Төзелә торган договорларга кертелгән үзгәреш һәм өстәмәләрнең беркетмәсен әзерли, аларны контрагентларга җибәрә;
- контрагентлар белән договорлардагы үзгәрешләргә һәм өстәмәләргә бәйле каршылыкларны мәхкәмәгә кадәр килештерү, чишү юлларын эзли;
- КФУдагы структур берәмлекләрнең договор шартларын үтәвен контрольдә тота;
- контрагентлар турында мәгълүматларны туплый һәм системага сала:
- Хокукый яктан оештыру формасы;
- Аралашу өчен адреслар;
- түләү реквизитлары;
- телефон, факс номерлары;
- җитәкче һәм әйдәп баручы белгечләрнең исем, фамилиясе һәм әтисенең исеме;
- договор шартларының намуслы һәм нәтиҗәле үтәлеше;
- алдагы елларда договорларның төзелү һәм үтәлү нәтиҗәсен анализлый.
Дәгъва эшләре өлкәсендә:
- договор шартлары үтәлмәгән очракта контрагентларга җибәреләсе дәгъва материалларын әзерли;
- контрагентларга дәгъва материалларын җибәрә;
- контрагентларның КФУның договор шартларын үтәмәвенә бәйле дәгъваларын тикшерә;
- дәгъваларга җавап әзерли (канәгатьләндерүе турында; өлешчә канәгатьләндерүе турында; дәгъвалар белән бөтенләй килешмәү хакында;
- контрагентларның дәгъваларда күрсәтелгән таләпләренең үтәлү-үтәлмәвен күз уңында тота (канәгатьләндергән һәм өлешчә канәгатьләндергән очракта);
- конратегентлар тарафыннан белдерелгән дәгъваларның үтәлешен контрольдә тота, хисап бирә;
- хокукый мәсьәләләр каралган очракта, ректорның ышанычнамәсе нигезендә, Россия Федерациясе мәхкәмә органнарында, Россия Федерациясе дәүләт органнарында, Россия Федерациясе субъектларында, җирле үзидарә органнарында КФУ мәнфәгатьләрен тәкъдим итә;
- Үз вазифалары кысаларында, КФУга бәйле булган мәхкәмә актларының үтәлешен исәптә һәм контрольдә тота;
- КФУ ректоры һәм Хокук идарәсе җитәкчесе тарафыннан бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тәэмин итә;
- үз компетенциясе кысаларында чикле таралышка ия мәгълүматларны саклый;
- договор бүлеге эшчәнлегенә бәйле документларны туплый һәм саклый;
- үз вәкаләтләре кысаларында булган башка вазифаларны да башкара.