Хисаплап чыгару физикасы кафедрасы

Хисаплап чыгару физикасы кафедрасы эшчәнлеге расланган Положение буенча бүгенге заман хисаплап чыгару алгоритмнары һәм методлары, программалы  комплекслар, информацион технологияләр, югары эшчәнлеккә ия санау ресурслары белән иркен эш итә белә торган (хисаплап чыгару кластерлары һәм суперкомпьютерлар), алган белемнәрен актуаль булган фәнни-тикшеренү физик мәсьәләләрне чишүдә һәм белем алуда куллана белә торган сәләтле, югары квалифицияле,  конкурентлыкка сәләтле белгечләр хәзерләүгә юнәлтелгән. Кафедрада укучы студентлар физик тикшерүләрдә кулланыла торган иң яңа компьютер технологияләре белән һөнәри дәрәҗәдә эшләү күнекмәләре алалар.

Хисаплап чыгару физикасы кафедрасы укытучылары һәм хезмәткәрләре чыгарылыш укучыларын хәзерләүнең сыйфатын яхшырту буенча эшчәнлектә даими рәвештә катнашалар. Аерым алганда, күпчелек дисциплиналарны тормышка ашыруда  студентларның белемен тикшерү өчен, электрон тестлар кулланыла. Кафедра укытучылары, фән докторлары һәм кандидатлары курс һәм чыгарылыш квалификация эшләренең, шулай ук Россиянең алдынгы басмаларында һәм халыкара басмаларда кабул ителгән югары фәнни дәрәҗәдәге магистрлык диссертацияләренең җитәкчеләре булып торалар.