Теоретик физика кафедрасы

Казан дәүләт университетында бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган теоретик физика кафедрасы  1956 нчы елда ачыла.  Нәкъ шул елны профессор Семен Александрович Альтшулер җитәкләгән теоретик һәм эксперименталь физикака федрасы каршында студентлар өчен яңа теоретик физика белгечлеге ачыла.

Студентларның  беренче чыгарылышы 1957 нче елда була. Рәсми рәвештә теоретик физика кафедрасы 1960 нчы елда С. А. Альтшулер инициативасы буенча оештырыла. 1973 нче елга кадәр  ул үзе кафедра белән җитәкчелек итә. 1973 нче елдан 2000 нче елга кадәр теоретик физика кафедрасының мөдире булып профессор Борис Иван улы Кочелаев эшли, 2000 нче елдан башлап 2005 нче елга кафедра белән  профессор Борис Залманович Малкин җитәкчелек итә, ә 2005 нче елның май аеннан кафедра мөдире булып профессор Юрий Николаевич Прошин эшли.

Хәзерге вакытта кафедрада биш профессор эшли – физика-математика фәннәре докторлары, биш доцент һәм дүрт ассистент – физика-математика фәннәре кандидатлары. Кафедраның барлык хезмәткәрләре дә диссертацияләрен кафедра аспирантурасында укып яки анда укытып әзерләделәр. Теоретик физика кафедрасында аспирантураны уңышлы тәмамлап  кандидатлык диссертациясен 50 дән артык кеше яклады.

Теоретик физика кафедрасы хезмәткәрләренең 45 ел дәвамында үткәргән фәнни тикшеренүләрен, нигездә, «Каты матдәләрнең резонанслы үзенчәлекләрен теоретик яктан өйрәнү» дигән бер исем астына берләштерергә мөмкин. Соңгы елларда тикшеренүләр кыры шактый киңәйтелде, аерым алганда, түбән үлчәмле системаларда (пленка, мультикатламнар, контактлар һ.б.) магнит һәм кинетик күренешләрне өйрәнүне билгеләп үтәргә кирәк.

Бүгенге көндә кафедрада фәнни тикшеренүләр дәүләт бюджеты кысаларында каралган 3 тема  нигезендә  алып барыла. Моннан тыш кафедра хезмәткәрләре тарафыннан РФ мәгариф һәм фән министрлыгы грантлары,  РФФИ грантлары, ТР ФА грантлары буенча тикшеренүләр алып барыла, берничә халыкара грант (Volksvagen, Швейцария фән фонды)  бар.

Кафедра укытучылары теоретик физика курсын университетта, шул исәптән факультетта  тулы күләмдә укыта.  Кафедра укытучылары уку-укыту буенча зур күләмле эш башкара: теоретик физика буенча барлык гомуми курсларны, сайлау буенча кайбер курсларны һәм бакалаврлар өчен күпсанлы махсус курсларны укыйлар.  Кафедра һәм физфак магистрантлары өчен бик күп гомуми һәм махсус курслар укыла. Механика һәм математика, иженерия һәм химия институты, фәлсәфә  факультеты студентларына теоретик физика буенча берничә курс укытыла. Кафедрада магистратура һәм аспирантура бар.

Кафедраның төп юнәлеше –  фәнни эшчәнлек өчен, югары белем һәм югары технологияләр өлкәсендә эшләү өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү. Соңгы 50 ел дәвамында кафедра 347 белгеч әзерләп чыгарды. Аларның 43е  фән докторы дәрәҗәсенә ия (бу 10% тан артык!),  125 тән артыгы – физика-математика, химия һәм фәлсәфә фәннәре кандидатлары (өчтән береннән артык!).

Кафедра хезмәткәрләре төрле илләрнең галимнәре белән фәнни элемтәдә тора: Швейцария, Германия Федератив Республикасы, Бөекбритания, АКШ, Италия, Франция, Төркия, Норвегия, Кытай.