Чагыштырмалылык теориясе һәм гравитация кафедрасы

Чагыштырмалылык теориясе һәм гравитация кафедрасы физика факультетында 1969 елның апрелендә оештырыла. Кафедраның фәнни тикшерүләренең төп юнәлеше булып Эйнштейнның гравитация теориясендәге инвариант-төркем  методларын тирәнтен тикшерү тора.

Кафедраны КДУның физматын 1937 елда тәмамлаган профессор Алексей Зиновьевич Петров (1910––1972) җитәкли. Аның төп хезмәтләре гомуми чагыштырмалылык теориясендә кырларның тартылу көчен классификацияләүгә  багышлана. Бу 1959 елда А. З. Петровка  бөтендөньга танылу китерә.

Әлеге тикшерүләр нәтиҗәсендә 1961 елда кафедра 3-5 курс студентларына гравитация проблемалары буенча белгечлек ачу мөмкинлеге ала. Моннан тыш, кафедра хезмәткәрләре 1960 елдан алып бүгенге көнгә кадәр укыту эшен алып баралар (физика факультетының көндезге һәм кичке уку бүлекләрендә 1-3 курс студентларына математика дисциплиналары). (“Укыту эше” бүлеген кара).

А. З. Петров Киевка (УССР ФА теоретик физика институты) киткәннән соң, кафедраны 1970-1975 елларда физика-математика фәннәре докторы (1966 елдан), танылган геометр, профессор А. П. Широков җитәкли. Ул үзенең тематикасы белән килсә дә (структуралы гомумиләштерелгән пространстволар теориясе),  А. З. Петров салган фәнни юнәлешне кайнар яклый.

1975 елдан 2000 елга кадәр кафедра белән А.З. Петровның укучысы,  физика-математика фәннәре докторы (1979), Татарстан Республикасының атказанган  фән һәм техника  эшлеклесе (1997 елдан), профессор В. Р. Кайгородов җитәкчелек итә.

2000 елның маеннан 2003 елның июненә кадәр кафедра белән  чагыштырмалылык теориясе һәм гравитация кафедрасын тәмамлаган, доцент А. Б. Балакин  җитәкчелек итә.

2003 елның июненнән кафедраны А. З. Петровның укучысы,  физика-математика фәннәре докторы (1991 елдан), Татарстан Республикасының атказанган  фән   эшлеклесе профессор А. В. Аминова  җитәкли.

Чагыштырмалылык теориясе һәм гравитация кафедрасы – андый профильдәге илебездә бердәнбер кафедра. Ул үз көчен гравитациянең теоретик проблемаларын тикшерүгә, Эйнштейн хезмәтләре: гравитацион радиация, кырларның суперпозициясе, кыр теориясен үстерүгә юнәлтә. Кафедрада гравитацион-дулкын астрономиясе лабораториясе оештырылган.

Кафедрада ике баскычлы укыту (бакалавриат һәм магистратура) башкарыла.