Физикада белем бирү технологияләре кафедрасы

Физикада белем бирү технологияләре кафедрасының эшчәлеге расланган Положение буенча бара. Кафедра белгечләрне хәзерләп чыгару кафедрасы санала һәм белем бирү технологияләре өлкәсендә уку-укыту, методик, фәнни-тикшерү эшчәнлеге, укучылар белән тәрбия һәм укудан тыш  эшләрне, шулай ук педагогик һәм фәнни кадрларны хәзерләү һәм белемнәрен күтәрү эшләре алып бара. Кафедра табигый фәннәрне өйрәнү факультетларының барлык педагогик бүлекләрендә гомуми физика укытуны тәэмин итә.

Кафедрага беркетелгән студентлар физикада белем бирү технологияләрен, шулай ук уку процессында мәгълүмат технологияләрен куллану күнекмәләре алалар. Студентлар теоретик һәм  практик дәресләрдә алган белемнәрен педагогик практика вакытында ныгыталар, бу аларның һөнәри компетенцияләрен формалаштыра.

Кафедра хәзерге заман Leybold Didaktik фирмасы техникасы белән җиһазландырылган  “Механика”, “Молекуляр физика һәм термодинамика”, “Электричество һәм магнетизм”, “Оптика” лабораторияләрендә лаборатор дәресләр үткәрә. Хәзерге вакытта физикада белем бирү технологияләре кафедрасының укытучылар составы 80% фән кандидатларын һәм докторларын тәшкил итә. Кафедра укытучылары Физика институтының гыйльми советы һәм комиссияләре эшләрендә актив катнашалар.